Һәлак булган Алсу һәм Әнәс Сафиуллиннар турында: «7 ел очрашып, 7 ай торып калдылар»
Алар икесе дә бик изге күңелле иде! Казан – Оренбург трассасының Чистай районы өлешендәге коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булган ирле-хатынлы Алсу һәм Әнәс Сафиуллиннарның якыннары шулай ди. Фаҗигадә «Скания» йөк машинасы, «Семерка» һәм «БМВ» машиналары бәрелешкән. «БМВ» машинасында утырган 24 яшьлек Әнәс, 22 яшьлек Алсу, ВАЗ-2107 машинасының 23 яшьлек шоферы урында ук һәлак булган. Алсуның әнисе Лилия ачы хәсрәтне сабырлык белән күтәрә.
– Балаларның җидесен уздырдык инде. Аларны кода-кодагыйлар йортыннан озаттык. Ашлары да шунда узды. Аксубай районы Иске Ибрай авылы кешеләре без. Балаларыбыз икесе бер кабердә, бакча артында гына ята, – ди Лилия. – Ике улым арасындагы кызым иде Алсуым. Абыйсы өйләнгән, энесе әле 4нче генә сыйныфта укый. Киявебез дә бик акыллы, уңган-булган, кешелекле бала иде.
Алсу белән Әнәс җиде ел очрашып йөри. Быел март аенда никах уздыралар, июньдә туй ясыйлар.
– Кызым, тугызынчы сыйныфтан китеп, фармацевтка укыды. Даруханәдә дә эшләп алды. Әмма андагы система ошамады аңа. «Кешеләргә кыйммәтле дарулар сата алмыйм, бу эш минеке түгел», – диде. Шул ук вакытта тортлар пешерергә өйрәнде. Шуларны сатар иде. Аннары чәч ясарга, кешеләрне бизәндерергә укыды. Соңгы эшләрен бик яратып башкара иде. Кияүгә чыккач, Казанда студия ачып эшли башлады, – дип искә ала Лилия.
Баласын салкын җир куенына салган ханымның түзем булуына сокландым. Дини гаиләдә яшәгәч, әти-әнисе гомер буе намаз укыгач, алар сабырлыкка өйрәнгән. Үзе дә гел догада. Әнисе ягыннан әбисе бик сабыр кеше булган. Аңа да заманында бала хәсрәте кичерергә туры килә. Әмма бирешми, гомере буе балаларына үрнәк булып яши.
Лилия – төп йорт килене дә әле. Каенатасы, 90 яшенә җитеп, узган ел бакыйлыкка күчкән. Каенанасы 96 яшендә икән.
– Әнигә Алсуның үлемен сиздермәдек. Ул барысын да сораша. Алсуны укырга китте, дидек. Әбисе оныгын бик ярата иде. Әнинең үз бүлмәсе, ул урын өстендә. Янына кергәндә күз яшьләрен сөртәбез, елаганны сиздермибез. Ирем – миңа, мин аңа күрсәтмим. Иремә ничек авыр икәнен беләм мин. Алсуым, әтием, дип өзелеп торды. Аларның арасында аерым ярату иде. Кайтып керер дә, әтисе өйдә булмаса, тизрәк аны эзләп чыгар иде. Маллар караса, лапаска кереп, әтисен кочар, аны тизрәк өйгә чакырыр иде. Кызыбыз бөтенләй башка иде безнең. Бар кеше өчен өзелеп торды, – ди Лилия. – Кияүгә чыгып яши башлагач, өйләрендә гел кунак булды. Бер дә кешесез тормадылар. «Кызым, икәү бергә генә калганыгыз да юк бит», – дия идем. Ә ул: «Туганнар, дуслар белән шундый рәхәт бит», – дип кенә җавап бирде. Күңеле гел яхшылыкта, начар уе булмады.
Фаҗига буласы көнне яшьләр Казаннан авылга юл тота. Алсу әнисенә юл буе язып бара. Казаннан чыктык, әнием, дип тә йөрәк куя, аннары Алексеевскига җитүләрен яза. Соңгы хәбәр 19.31 дә килә. Ә инде тагын 19 минуттан аларның гомере өзелә.
– Кызым миңа соңгы тапкыр тавыш белән яздырып СМС җибәрде. «Өйгә кайтасым, шунда кунасым килә», – дигән иде. Кияүгә чыккач, без аның белән гел кичләрен сөйләштек. Саубуллашып трубканы куйгач, минем күңелдә бушлык. Нидер җитми кала. Әллә инде күңелем сизенгән, – ди Лилия. – Ел ярым элек кызым намазга басты. Бабасы вафатыннан соң гел зиратка йөрде. Догалар укыды. Артык тәртипле булды. Хәтта, үлеп китсәң, гөнаһы зур дип, каш та, керфек тә, тырнак та ясатмады. Әйтерсең, нидер сизенгән. Казандагы фатирларына баргач шаккатым. Анда бар да тәртиптә. Бөтен җир ялт иткән. Бер артык әйбер юк. Балаларның туй фотоларына тап булдым. Аның артына «без бергә» дип язылган. Бергә инде алар!
Лилиянең төп терәге булган әти-әнисе исән-сау. Бер авылда яшиләр. Алар алты туган икән. Бишесе – кыз, бер энеләре бар. Әле Алсу белән Әнәс кайтыр алдыннан Лилия әнисенә: «Балалар кайткач, сезгә киләбез», – дигән булган. Әмма насыйп булмаган.
– Елап кына балаларны кире кайтарып буламы соң? Хәсрәт һәр йортка төрлечә килә. Берәү дә буш түгел. Барысын уйлыйм да тынычланам. Мин әле дә аларны күңелем белән көтәм. Менә-менә кайтып керерләр кебек, – ди Лилия.
Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Аллам сабырлыгын, жинеллеген бирсен,Раббым эмин
0
0
0
0
Ходай сабырлыктан аермасын.!
0
0