Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Гүзәлия: Элвин Грей белән җырлагач «Җитте, нокта куям», – дидем

– Гүзәлия ханым, сез күпкыр­лы иҗат кешесе. Автор-башкаручы, композитор, продюсер. Боларның күңелегезгә кайсысы якынрак соң?

– Билгеле, продюсерлык хезмәтем! Җырлар язу да күңелемә хуш килә. Ә менә сәхнәгә чыгып җырлау әкрен генә артка табан чигенә, мин аны хәзер соңгы урынга куям, алай ук мөһим нәрсә дип санамыйм.
– Бездә җырчыларга кытлык юк, ә көй язучылар – сирәк.
 – Көй – Аллаһы Тәгалә бүләге дип уйлыйм мин. Аны ул гына җанга сала кебек. Сүзләрнең көч-куәте, кодрәте зур, кайбер шигырьләрне укыйм да, үзеннән-үзе җыр туа.
– Тамашачы Гүзәлия талантлы кыз дип бәяләгән икән, монда бәхәскә урын калмаска тиеш.
 – Көйләрдә минем рухи дөньям, уй-кичерешләрем, сагыш-юксынуларым, шатлык-көенечләрем чагыла.
 – Һәм шунысы гаҗәп: сез – кабатланмыйсыз. Болында ничә төрле чәчәк үссә, сезнең музыкада да төрле яңгыраш, төрле аһәң…
– Мин балачакта Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова кебек зур шәхесләрнең җырлары белән таныш идем. Бүген чит ил, рус композиторларының әсәрләрен тыңларга яратам.
 – Гүзәлия, сезнең тарафтан 500дән артык җыр иҗат ителгән. Кайсы чорда күбрәк язылды?
– Соңгы дүрт елда дияр идем. Алар сыйфатлырак та, мәгънәлерәк тә. Нигә шулай? – бу тәҗрибә белән бәйле. Эшләгән саен остарасың бит. Аннан, мин тормышта күп нәрсә күрдем. Беләсез, төрле мизгелләр була. Йә сагышлы чак, йә сөенгән чак. Кайсы вакытта берәр дустым белән сөйләшеп утырганда уем белән каядыр китеп барам. Димәк, илһам килеп ята. Дустыма: «Бар, кит әле син», – дим. Үпкәләми, аңлый. Күңелем тулганда (бу халәт һәр иҗатчыга хас), дулкынланганда, ниндидер хисләр кичергәндә, нәрсәгәдер сокланганда үзеннән-үзе җанда көй ярала, ә менә тыныч булсам, берни турында да борчылмасам, иҗат дөньясында тынлык хөкем сөрә.
– Татар эстрадасы чишмә төсле: төптән ургыла да ургыла, ул саегыр дип кайгырасы түгел. Ярты меңнән артык җырчы сәхнә били! Шуның фәлән проценты чүп, әлбәттә. Менә тагын Хәким Акмалиев дигән егетебезнең исемен ишеттек. Сөендерде: талантлы! Ул моңа кадәр «Новая волна», «Голос» проектында катнашкан икән. Килешәсездер, Гүзәлия, аны бит тамашачы икегез бергә башкарган дуэтлар аша таный башлады.
– Дөрес, әйе. Ул элек рус һәм инглиз телендә җырлады. Аңа джаз ошый иде. Хәзер татар җырларын үз итә. Татарстан сәхнәсенә Хәким «Әйтер сүзем калган» дуэты белән чыкты.
– Менә кайда икән хикмәт! Әңгәмәбезгә егетебезне дә тартып кертик әле. Хәким, сез Гүзәлия ханым белән ничек табыштыгыз? Креатив продюсерга тиенү – бәхет!
– Гүзәлия яшь җырчылар турында кайгырта-кайгырта үзегезнең иҗатыгызга хилафлык китермәссез микән?
 – Мин инде үземнекен читкә этәрдем. Хәким искиткеч сәләтле егет, аны үстерер­гә кирәк. Аның бит сәхнәдә тотышына хәтле бүтән,  аңа гына хас хәрәкәтләр, аңа гына хас харизм…  
– Мәскәүдә дә чыгыш ясадыгыз кебек.
– Башкалада Хәким уңыш казанды. «Дуслык күпере» проектында катнашабыз. Махсус икебезне дуэт белән чакырдылар.
 – Гүзәлия, бәлки хәтерлисеңдер, заманында пар-пар җырлаган Гөлзада Сафиуллина белән Риф Гатауллин, Хәния Фәрхи белән Газинур Фарукшин бик популяр иде. Ләкин нигәдер алар тиз туктады. Үзегезнең дуэтларыгызга нинди гомер озынлыгы юрыйсыз?
 – Әйе, сез санаган артистлар эстрадага яңа сулыш өргән иде. Балачакта аларның кассеталарын тыңлап үстем. Бу хакта уйлаганым да юк! Киләчәктә башка проектларга керешсәм, җырлау өлешен йомгаклармын ахырысы дигән теләк бар.
– Ә дуэтлар матур! Алар яшәсен иде.
 – Рәхмәт, без Элвин Грей белән «Яныңа агылам» җырын башкаргач: «Җитте, дуэтларга нокта куям», – дидем. Хәкимнең ул вакыттагы продюсеры Артур Җамалетдинов: «Әйдәгез, Хәким белән икегезгә уртак җыр яздырыгыз», – дип тәкъдим иткәч, баш тартмадым. «Син нишлисең, башка җырламыйм дип ант сулары эчтең бит», – дип үз-үземне тиргәдем, билгеле. Нәкъ шул чакта Гөлүсә Әхмәтҗанова шигырен җибәргән иде. Күңелемдә көй туды! «Әйтер сүзем калган» җыры Хәкимне күздә тотып язылды да инде. Туктыйм дигәч тә, бүген үк дуэтлардан ваз кичмим, әлбәттә. Бер-ике ел узар әле.
 – Аннары бары тик төп проект – Хәким дисезме? Егетебезне дөнья күләмендә таныту өчен көчегезне кызганмассыз кебек, Гүзәлия.
 – Аллаһ насыйп итсен! Хәким бөтен яктан да килгән, аның мөмкинлекләре зур. Иренмичә эшләргә генә кирәк.
 – Гүзәлия ханым, илһам беркайчанда ташламасын, гел янәшәгездән атласын!

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев