Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Грипп яшен тизлегендә башлана. Авырудан ничек сакланырга?

Ел саен грипптан өзлегеп, ярты миллионга якын кеше вафат була. Кайберәүләр авыруны җиңел формада кичерсә, кайберәүләр өчен ул үлемгә тиң куркыныч булырга мөмкин.

Грипп һәм аның үзенчәлекләре турындагы сорауларга Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигие на тәрбиясе буенча табибы Валерия Феоктистова җавап бирә.


– Грипп нинди авыру ул?
– Грипп вирусы бик агрессив һәм зур тизлек белән үрчи. Зарарланганнан соң санаулы сәгатьләр эчендә генә дә ул шундый җитди өзлегүләргә һәм сулыш юлларының лайлалы тышчаларының хәлсезлегенә китерә. нәтиҗәдә, алар бактериаль инфекция өчен керү капкасына әйләнә. Сәламәт кеше вируслар һөҗүменә каршы тора ала. Тик, грипптан зәгыйфьләнгән иммунитет бактерияләр йогынтысына тиз бирешә, шуңа, менингит һәм пневмония, перикардит барлыкка килергә мөмкин. Мондый өзлегүләргә 5 яшьтән кечерәк балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, йөкле хатын-кызлар, укучылар, студентлар, хезмәткәрләр, түбән иммунитетлы кешеләр дучар була.


– Грипп нинди юллар белән йога?
– Әлеге чир һава юлы белән йога, ягъни, авыру кеше төчкергәндә, йөткергәндә барлыкка килгән селәгәй тамчылары һавага бүленеп чыга һәм әйберләр өстенә утыра. Бу тамчыларда булган грипп вирусы берничә сәгатькә кадәр активлыгын югалтмый. Шулай итеп, әгәр кеше бу әйбергә тотынса (мәсәлән, телефон, компьютер клавиа турасы, акча) һәм шуннан соң борынына яки авызына кагылса, бу очракта зарарлану ихтималы югары. Андый кеше белән күрешү, кочаклашу, үбешү дә авыру йоктыруга сәбәп була ала. 


– Аның билгеләре нинди?
– Башта гриппны ОРВИ белән бутарга була, тик аның үзенә генә хас берничә аермалыгы бар. Ул кинәт, яшен тизлегендә башланып китә, тән температурасы нык күтәрелә, борын тыгыла, тамак авыртырга һәм ютәл булырга мөмкин. 


– Авыруга каршы тору кагыйдәләре нинди?
– Прививканы алдан, грипп чоры башлануга 2-3 атна кала һәм ел саен ясатырга кирәк.Грипп таралган чорда кеше күп урыннарда мөмкин кадәр булмаска, яисә битлек кияргә кирәк. Кулларны сабын белән еш юу, авыз-борыннарны махсус тоз эремәсе яки гадәти су белән чайкау мәслихәт.


– Авырып киткәндә нишләргә?
– Өйдә калыгыз. Температура 38 градустан югарырак булганда, учас ток табибын чакыртыгыз, бары тик ул гына дәвалауны билгели ала. Бер генә очракта да үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә кирәк, бигрәк тә бу антибиотикларны мөстәкыйль кабул итүгә кагыла. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар сирәгрәк авырый, шуңа күрә, баланслы туклану, вакытында йоклау, физкультура белән шөгыльләнү зарур һәм сезгә грипп вирусы куркыныч тудырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев