«Гранатаны түш кесәсендә йөрттек»
25 декабрь – Совет гаскәрләренең Әфганстан иленә кертелгән көне
Сугыш...Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч!
Бу юлы язмабыз күпләрнең йөрәгендә уелып калган Әфган сугышы турында.
1979 елның 25 декабрендә Совет гаскәрләре Әфганстанга кертелгәч, бихисап ир-егет тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган.
Кызганычка, сугыш бервакытта да үлемсез булмый. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә.
Әлеге хәрби хәрәкәтләрдә 9 меңнән артык татарстанлы катнаша. Аның аша 600гә якын яшел үзәнле уза. Якташларыбыз да анда зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәкләре күрсәткән.
Яшел үзәнле Ренат Сәлаховның хәтер сандыгына Әфганстан сугышының шактый гына вакыйгалары салынган. Ул мәктәпне тәмамлагач, бик күпләр кебек, беренче чыныгуны Серго исемендәге заводта ала. Аннан соң Кировның очучылар техник училищесында укып, борт технигы һөнәрен алып чыга. Аны шушы белгечлеге буенча Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ә 1985 елда – Әфганстанга. Ул Казанда ясала торган иң яхшы вертолетларның берсе булган «МИ-8»гә хезмәт күрсәтә. Бу вертолет белән алар хәрби колонналарны, йөк төялгән автомобильләрне озата, десантчылар төшерә торган булган. Гомумән, әлеге очкычларга сорау да, ышаныч та зур була. Икенче төрле итеп әйткәндә, «сугыш аты»!
– Без ул вакытта бик яшь, шул безне коткара иде, – дип сөйли Ренат Сәлахов. – Куелган бурычны үтәү барысына караганда өстен булды.
Яшьлек – кыюлык белән бергә атлый. Аларны бернинди авырлык та, дошман уты да, Әфган «дух»лары да куркытмый. Шуңа күрә совет солдатлары Әфганстанның таулы җирләрендә дә, күгендә дә курку белмәгән. Хәтта күктә дә, дошманнар һөҗүменә эләкмәс өчен, бик югары – 4 мең чакрым биеклектә очарга туры килгән. Каты һөҗүмнәргә эләксәләр, парашют белән сикергәннәр. Нигездә, мондый вертолетлар берешәр генә очмаган, икенчесе ярдәмгә килгән. Әмма сугыш – сугыш инде ул, фаҗигале очракларга эләгеп һәлак булучылар да булган. Ренат Сәлахов һөҗүмгә эләгү нәтиҗәсендә вертолеттан сикергәндә парашютына ут капкан бер хезмәттәшенең һавада килеш үк янып үлүен яхшы хәтерли әле.
– Хәзер мин чагыштырып карыйм да, Әфганстанда Украинадагы кебек ерткычлык юк иде, – дип сөйли ул. –Дөрес, без үзебез өчен гранатаны түш кесәсендә йөрттек. Дошман кулына эләккән Совет солдаты башының, атып төшерелгән вертолетның бик кыйммәт бәяләнүен яхшы белә идек. Без яшәгән хәрби шәһәрчектә көнкүреш шартлары начар булды дип әйтә алмыйм. Җирле халык белән дә аралаштык. «Дух»лар күбрәк төнлә һөҗүм итә иде. Әмма алар безнең зур самолетларга атмады, чөнки анда тауларда яшәүче җирле халыкка азык-төлек китерелүен, шуның белән үзләренең дә туклануын беләләр иде.
Ренат Сәлахов хезмәт күрсәткән вертолетларны анда төп «лошадка»га тиңләгәннәр. Аны очу нормасын үтәгәннән соң (3600 сәгать) 1986 елда элек хезмәт иткән урыны – Уссурийскига кире кайтаралар. Ә 1990 елда Германиягә җибәрелә. Ә инде Совет гаскәрләре Германиядән чыгарылгач, 36 яшендә пенсиягә чыгып (хәрби стажы тулу сәбәпле) авиациянең өлкән прапорщигы дәрәҗәсендә Яшел Үзәнгә кайта, Серго исемендәге заводка эшкә урнаша. Ике елдан соң ПФМКга күчәргә карар кыла.
– Эшкә барганчы бер сәгать, эштән соң тагын бер сәгать такси йөртә идем, – дип сөйли Ренат. – Шулай итеп йорт салдым, өйләндем.
Хатыны итеп ул үзе белән бергә эшләгән кыз – Альбинаны сайлаган. Алар тату гаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән улы – Мурманскида су асты көймәләрен өйрәнү базасында, кечесе Мәскәүдә бер фирмада эшли. Үзе бу көндә пенсиядә булса да, тик утырмый. Шәхси йортта эш-мәшәкатьләре җитәрлек.
Ренат Сәлаховның хәрби бүләкләренә килгәндә, «Сугышчан казанышлары өчен» I һәм II дәрәҗәдәге, «Яхшы хезмәте өчен» I һәм II дәрәҗәдәге медальләре бар. Ә инде юбилей медальләрен санап та тормый. Әмма аларның һәркайсының үз сугышчан тарихы һәм кадере бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев