Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Горький» исемендәге завод директоры барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлый!

Кадерле хатын-кызлар!

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең күп меңле коллективы исеменнән сезне язның иң җылы бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз.

Бу көнне, кадерле хатын-кызларыбыз, тормышыбызны тагын да ямьлерәк, тагын да яктырак иткәнегез, бөтен башлангычларыбызга һәм эшләребезгә җылылык һәм энергия бөркегәнегез өчен, сезнең турында бары тик сокланып кына сөйли алабыз. 
Йортларыбызга ямь өстәү һәм тәртиптә тотуны, балаларыбызны тәрбияләүне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүегез, шул ук вакытта һөнәри һәм иҗтимагый тормышта зур уңышларга ирешә алуыгыз өчен, без сезне яратабыз. 
Илебезнең суднолар төзелеше өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе булган «А.М.Горький исемендәге завод» АҖ абруен саклау һәм ныгытуда, кадерле хатын-кызларыбыз, сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. 
Бүген без кулыбызны йөрәгебезгә куеп әйтә алабыз: завод коллективы уңышы – сезнең дә уңышыгыз. 
Туган предприятиебез, Яшел Үзәнебез, Татарстан Республикасы һәм, гомумән, илебезнең чәчәк атуы өчен хезмәт иткән һәм күпьеллык хезмәте белән дан һәм шөһрәт казанган өлкән буын хатын-кызларыбызга бу көнне рәхмәт хисләребез аеруча көчле. 
Кадерле хатын-кызлар! Тырышлыгыгыз, тормышыбызны тагын да матурлау кебек бөек сәләтегез, теләгегез, зирәклегегез өчен рәхмәт үзегезгә! Тормыш юлыгызда кайгы-хәсрәтләргә урын булмасын, йортыгызга муллык чишмәсе аксын. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, ә күңелегез һәрчак язда калсын! 
Ренат Мистахов, 
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, 
Михаил Подгорнов, 
«А.М.Горький исемендәге Яшел үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең профсоюз рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев