Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Горький исемендәге Яшел Үзән мәдәният үзәген ярты миллиард сумга яңартачаклар

Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәген капиталь төзекләндерүгә 500 млн сум акча тотылачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Объектның гомуми мәйданы 6 мең квадраттан аз гына кимрәк. Контракт кысаларында подрядчыга юлларны, мәйданчыкларны, коймаларны, түбәләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне, җылылык системасын һәм вентиляцияләрне алмаштырырга кирәк. Моннан тыш, баскычларны, киртәләрне, стеналарны һәм бүлмәләрне төзекләндерергә, шулай ук эчке ишегалды өстендә "атриум" урнаштыру мөмкинлеген карарга кирәк.

Бинаны агымдагы елның 1 декабренә кадәр яңартырга кирәк. "ТР Главстрой" ДБУ заказчысы булып тора. Ремонт өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев