«Гомерем буе дин тоттым. Сез дә тотыгыз!»
Июнь башында 100 яшен тутырачак тыл ветеранын авылның киләчәге борчый.
Бер гасыр элек, Олы Ачасырның инеш буендагы, хәзер инде эзе дә калмаган аскы урамында, өй янындагы алмагач бакчасында умарта оялары тезелеп киткән хәлле гаиләдә, нәзер итеп көтеп алынган төпчек кыз дөньяга аваз сала. Бу – 1920 елның 3 июне була.
100 яше ишек какканда да, Гайшә әби Ганиева авылдашлары өчен матур киләчәк, үзе туып үскән һәм беркая да чыгып китмичә гомер иткән Олы Ачасырының әле бик тә озак яшәвен, бетмәвен тели. Һәм шул изге теләкләрен тормышка ашыру ниятеннән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкты.
«ТАССРга да 100 ел, мәктәбебез дә бер гасырлык юбилеен билгеләде һәм искерде инде – төзекләндерергә кирәк. Авыл данын еракларга ишеттереп, яшәү дәрте биреп торучы Каюм Насыйри музее да яңартуга мохтаҗ. Олы Ачасырым бетмәсен, мин үлгәч тә гөрләп яшәсен иде. Менә шушы, безнең өчен бик тә мөһим эшләрдә ярдәм итсәң, Рөстәм улым, минем генә 100 яшьлек туган көнемә түгел, быелгы барлык юбилейларга: Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыкларына да бик зур бүләк булыр иде һәм без – олы ачасырлылар чиксез рәхмәтле калыр идек», – диде ул.
«Бисмилләһиррахмәниррахим» дип башлады Гайшә әби безнең белән аралашуын.
– Гомерем буе дин тоттым, бүгенге көндә дә намазымны, уразамны калдыр ганым юк. Дин тотканга Ходай миңа сәламәтлекне дә, гомерне дә бирә. Сез дә дин тотыгыз, барысы да яхшы булыр, – дип нәсыйхәтен дә җиткереп куйды.
Үз гомеренә бер гасырлык тарихны сыйдырган Акъәбине тыңлавы бик тә кызыклы. Чөнки, ул бернинди дәреслектә язылмаган, бары тик 100 ел дәвамында үз башыннан кичергән вакыйгалар шаһиты.
Әтисе Мөхәммәтяри балта остасы була, мөәзин вазифаларын да башкара, никахлар укый. Әнисе Шәмсеҗиһан өендә кызларга сабаклар биргәли. Большевиклар властька ныклап менеп, кулакларны сөрү башлангач, Гайшә әбинең дә әтисен кулга алып, Норлатка илтеп ябалар. Бәхеткә, тикшерүче, заманында бергә хезмәт иткән танышы булып чыга, таный.
«Синме соң бу, Яри? Син бит! Бар, өеңә кайт», – дип җибәрә.
Узган гасырның 20нче елларына карата укымышлы гаиләдә үскән кыз, 7 яшендә укырга керә.
«Ул вакытта мәктәп тау башында иде, биек, менә-менә арыганым хәтердә. Гарәпчә белә идем, мәктәптә җәдитчә укыдым, аннары Урысбагага күчерделәр мәктәпне – анда латинча өйрәттеләр. Бай, җитешле кешеләр булсак та, укуны ташладым, йөрмәдем. Колхоз җирләрен үлчәдем, звеновод булдым. 20 яшемдә яратып, үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер генә ел яшәп калдык, 1941 елда сугыш чыкты. Иремне сугышка, мине – мари урманнарына утын ташырга җибәрделәр. Бер ел буе эшләдек шунда, юан-юан бүрәнәләр күтәрдек. Норманы тутырсаң паек бирәләр, тутырмасаң – юк! Мин гел тутыра идем, эштән курыкмадым, көчле идем, яшь идем, атны да үзем җиктем, бүрәнәләрне ташыдым, умырып эшләдем.
Аннан кайтып озак тормадым, кабат урман турарга җибәрделәр, бу юлы пычкы белән. Анда да бер ел эшләдек. Кайтсам, иремнең үлгән хәбәре килгән. Балабыз да юк иде, килен булып та, нибары ирем белән бер генә ел яшәп калгач, әниләр өенә кайтып киттем. Фермада эшләдем. Ниндидер бизгәк зәхмәте чыкты, шуның белән ике ел авырдым. Инде үлә, дип, курыкканнар. Аякландым. 1954тә - әнине, 1958дә әтине җирләдек. 1964 елда 4 балалы иргә тормышка чыктым. Түләүләр күп булганга, ике йортны бер иттек. 10 ел яшәдек, кызларны кияүгә бирдек. 1974 елда ирем үлде. 15 һәм 16 яшьлек ике малай белән калдым. Тәрбияләп үстердем, башлы-күзле иттем. Үги ана белән кайсы киленнең торасы килсен? Менә үзем генә калдым. Элек бит уку йортын тәмамлаучыларны авылга җибәрәләр иде эшкә. Менә шул кызлар, җыеп әйтсәң, бер 16-17ләп булды инде: экономист, укытучы, зоотехник, фельдшер һ.б. гел миндә тордылар. Ә аларга утынын, тегесен-монысын бирәләр, шулай тернәкләнеп киттем инде. Председатель дә мине колхоз эшеннән азат итте, пенсиядә идем инде, шуларны ашатып, карап тор, диде. Кызларның кайсылары монда кияүгә чыгып калды».
Гайшә әби әле тегүче дә икән. Ә андый һөнәре булганнар, әлбәттә, ач яшәмәгән, һәркемгә кием кирәк. Дин яңадан куәт ала башлаганда гыйлемле укучылар сирәк иде бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев