«Гомер буе колхозда эшләде». Сыер савучы хатынны яшен сугып үтергән
Кичке савымга ашыга-ашыга барган чакта, күпер өстендә яшен сугып еккан, мәетен 2 сәгатьтән генә таптылар. 52 яшь иде...
Пермь краеның Юсьва районында яшенле яңгыр вакытында сыер савучы хатын һәлак булган.
18 майда 52 яшьлек хатынны яшен суккан. Бу көнне Крохалево авылында яңгыр ява. Төштән соң яшен яшьни башлый. Яшен тигән өянке агачына да ут каба.
52 яшьлек Людмила К. сыер савучы булып эшли, ул фермага эшкә ашыга. Кичке савым 18 сәгатьтә башлана, Людмила соңга кала, сәгать җиденче китеп бара.
Людмила дамба өстеннән бара, үзе телефоннан сөйләшә. Яшен нәкъ аңа суга һәм хатын юлга егыла. Людмиланың гәүдәсен 2 сәгать чамасы вакыт узгач кына табалар, аның курткасы янып беткән була. Колхоз рәисе бу турыда полициягә хәбәр итә. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, тик Людмила үлгән була инде.
«Ул үзе Гайнда туган, яшь чагында кияүгә чыгып, бирегә күченгән. Гомер буе колхозда эшләде. Улы, кызы һәм 2 оныгы калды», – ди авыл халкы.
Чыганак/фото: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Яшен вакытында телефоннан сойлэшмэскэ бит инде
0
0