Гөлнара Абитова: «Үтерегез, кыйнагыз, әмма безгә тимәгез, – дидек»
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитова тормышы күпләр өчен сер булып кала. Ни өчен актриса театрга тугры? Тормышында киеренке мизгелләр күп булганмы? Бу сорауларга җавапны әңгәмәбездән таба аласыз.
– Гөлнара ханым, сез Казан кызы бит. Балачагыгыз ничек үтте?
– Балачагым авыр чорларга туры килде. Әни өчәр эштә, әти заводта эшли иде. Казан кызы булсам да, һәр елны җәйге ялга Арча районы Алан авылына дәү әнигә кунакка кайттым. Ул вакытта телевизорлар да юк, дәү әни белән икебезгә генә ничектер күңелсез дә кебек иде. Дөресен генә әйткәндә, авылга дәү әнине жәлләгәнгә, аны хөрмәт иткәнгә кайттым. Дәү әнием күңелемне күрергә тырышты, тәм-томнар пешереп, сыйлады. Радиодан 20 минутлык концертлар тыңлавыбыз әле дә хәтеремдә. Шәһәрдә үсеп тә татар телен онытмауда дәү әнинең йогынтысы көчле. Гаиләдә дә без татарча гына аралаштык, хәтта балалар бакчасына баргач: «Мин алар кебек сөйләшә белмим», – дип кайтып елаганым хәтердә. Балачагым, барыбер, бик бәхетле булды. Акчасыз вакытларны хәтерләмим, аны әти-әниләр үзләре генә беләдер. Тамагым тук, өстем бөтен иде. Әти заводтан кала кибеттә дә эшләгәч, өйгә бераз тәм-томнар алып кайтты. Хәтта өйдә тартма-тартма бананнар өлгереп ятты. Әни дә бик үткен иде. Мин аңа охшамаган, холкым күпкә тынычрак.
– Гаиләдә бердәнбер бала булгач, иркәләгәннәрдер?
– Үземне иркә бала дип әйтә алмыйм. Әти-әнинең иркәләп сөяргә бөтенләй вакытлары булмады, көне-төне эштә иделәр. Улыбыз Гадел менә иркә. Бердәнбер бала булгач, бар игътибарыбызны аңа гына биреп үстердек. Егет булса да, һаман бала-чага кебек игътибар таләп итә. Ирем белән икәү генә сөйләшеп утырсак, ул үзенең өйдә барлыгын белгертә.
– Театр белән юлларыгыз ничек кисеште?
– Әти-әниләр газеталар алдыра иде. «Театр көллиятенә студентлар җыябыз», – дигән белдерүне күреп алган мизгелдән бирле шунда керәм дип хыялландым. 8нче сыйныфны тәмамлагач, укырга кердем. Театр көллияте иң якты хатирәләр белән истә калды. Тормышымның чәчәк кебек матур чоры иде ул.
– Яшьлек елларыгыз – Казанда группировкалар оешкан чорлар. Ул чаклар нинди иде?
– Хәзер элек булганнарны искә төшерәм дә: «Ничек исән калганбыз икән?» – дип уйлап куям. Иптәш кызым белән кичке якта туганнарына кунакка барганда безне төрмәдән чыккан ике егет эләктереп алды. Котыбыз алынды, тик хисләргә өстенлек бирергә ярамавын белә идек. «Үтерегез, кыйнагыз, әмма безгә тимәгез», – дидек. Әгәр җилбәзәгрәк булсак, харап була идек. Андый хәлләр күп булды, ул вакытта исән калуыма Аллаһка мең шөкер итәм. Мин Гадел Кутуй урамында тордым, анда «Аделевский»лар иде. Капма-каршы ике йортта да группировкада булган егетләр күп иде. Алар безне саклап, яклап тордылар. Иптәш кызым белән урамга чыккач, йортлар артына егетләр җыела башласа, безгә: «Марш домой!» – дип кычкыралар иде. Күрше егет группировкада «старший». Әти-әниләребез дустанә мөнәсәбәттә булды, аралашып яшәдек. Шуңа авыр чакларда ул ярдәмгә килде.
– Ул егет исәнме?
– Ул чакта күп егетләребезне үтерделәр. Иң авыры – күрше егетне үтерү булды. Без беренче катта яши идек. Йокларга яттык кына, атыш тавышы ишетелде. Кешеләр кычкырыша башлады. «Күрше егетне аттылар ахры», дип, урамга йөгереп чыгасы идем, әни туктатты. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Көн дә хәлен белешеп тордык, тик күршекәем белән бүтән күрешергә насыйп булмаган. Аның үлеме турында ишеткәч, миндә истерика башланды. Мин аны якын туганым, абыем кебек яраттым. Ул чорның кагыйдәләре кырыс иде бит. Күрше егете начар кеше булмады, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә хөрмәт белән карый иде.
– Сез хәзер дә шундый кыюмы?
– Элек тә бик кыю булмадым. Кыюлыкка театр өйрәтте. Әгәр үз-үзеңне яклый белмәсәң, таптап китәчәкләр.
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев