Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөмбә ашап ничек агуланмаска?

Кәҗә гөмбәсе, ал, агулы гөмбәләр – нәкъ менә алар халык өчен куркыныч тудыра да инде. Таный белмәсәң, гөмбә җыюга алынма, дип кисәтә белгечләр. Бу төр азыкны файдалы дип уйлаучылар бик нык ялгыша икән ләбаса…

Ничек агуланмаска?

1. Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы – бу эшкә тотынмаска. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк.
2. Аз-азлап кына ашарга.
3. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.

Хәер, гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. Шуңа да Роспотребнадзор хезмәткәрләре 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителмәвен ассызыклый. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.

Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.

Халык шәһәр парк-скверлары, ишегаллары, автомобиль юлларында җыелган гөмбә ашап та агуланырга мөмкин. Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу бер дә киңәш ителми. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы пычратырга мөмкин.

Агулансаң, нәрсә эшләргә?

1. Активлашкан күмер кабырга;
2.  Ашказанын юдыртырга;
3. Эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга);
4. Күбрәк сыеклык эчәргә.
5. Кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә!

Шунысы да бар: гөмбә белән агуланган вакытта “ялган тынычлык” (мнимое благополучие) периоды да булырга мөмкин. Ягъни бу вакытта кеше үз хәлен җиңеләйде, дип саный. Ләкин бу уйдырма гына. Чөнки агулы гөмбә (бледная поганка) белән агуланганнан соң, хәлсезлектән кала, башка бернинди билге дә булмаган симптомсыз период 48 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Аннан соң кеше гөмбә ашаганын онытып җибәрә, агулануны башка әйбергә сылтый…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев