Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Глобаль цифрлаштыру – бик тә саллы яңгырый

Бер яктан аңлашыла, икенче караганда әлегә без «тотып карамаган» ят нәрсә кебек тоелса да, цифрлаштыру безнең яшәешебезгә инде шактыйдан килеп керде һәм без аның менә шул «цифрлаштыру» икәнен аңлап бетермәгән килеш тә инде күптән тормышта рәхәтләнеп кулланабыз.

Моңа гади генә мисаллар китереп була. Өебездән дә чыкмыйча гына кулыбыздагы телефон аша киемнәр, дарулар, азык-төлек сатып алабыз. Бер-беребезгә акча күчерәбез. Әйе, цифрлаштыру юнәлешендә иң алдан эшли башлаучылар, мөгаен, банклардыр. Бик күпләребез Wi-Fi (Вай-Фай) аркылы идарә итеп була торган мультиваркаларда ашарга пешерәбез, өйләребезне, машиналарыбызны сигнализациялибез – болар көнкүрештәге гади мисаллар. Цифрлаштыру барлык өлкәләрне – медицина, мәгариф, сәнәгать, бизнес, дәүләт структураларын да биләп алды. Бу хакта һәм ясалма интеллект турында, Зеленодольскка эшлекле визиты вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифр лы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры
Айрат Хәйруллин шәһәребезнең 9нчы лицеенда уздырган ачык дәресе вакытында бик тәфсилләп сөйләде.
Мәктәпнең актлар залында, югары сыйныф укучыларының зур аудиториясе каршында дәрес уздырганчы, министр лицей һәм аның үзе җитәкләгән өлкә юнәлешендәге эшчәнлеге, укучыларның IT (АйТи) проектлары, уңышлары белән танышып, гаҗәпләнде хәтта.
– Биредә күргәннәрем мине бик шатландырды. Сездә зур шәһәр мәк тәпләрендә булмаган казанышлар бар, ә иң мөһиме – дустанә атмосфера – бу зур уку йортлары өчен сирәк күренеш. Укыту эше ак көнләшү белән көнләшерлек итеп төзелгән, заманча барлык мөмкинлекләр бар, без укыганда боларның берсе дә юк иде. Без белемне бары тик китаплардан алдык, дияргә була. Ә бүгенге көндә, кулында смартфоны булган һәр кеше бизнесмен була ала, теләк кенә кирәк. Хәзерге вакытта шушы залда утырган 230 кеше интернет-бизнес ача ала, – дип, цифрлар темасына күчте Айрат Хәйруллин. – Цифрлаштыру һәркемгә сайлау мөмкинлеге бирә, тормышны җиңеләйтә. Беркая да чыкмыйча гына, кибеттән бер генә деталь дә сатып алмый гына интернет уен уйлап таба һәм аны түләүле итеп, акча эшли аласыз. Яки, иң җиңеле, нәрсә дә булса алып сатырга була. Бик күп эшне электрон юл белән башкару мөмкин. Шуңа, цифрлы индустрия һәм ясалма интеллект хезмәтеннән куллану – киләчәктә глобальләшәчәк. Һәм бу инде якын киләчәк, тормыш бик тиз үзгәрә.
Министрның бу сүзләре, шул киләчәкне матур һәм җиңел итеп күзал латса да, күңелгә курку да сала. Цифрлаштыруның әле яшәешне җиңе ләйтүе белән килешерлек, чынлап та бу шулай. Ә ясалма аң кешеләрне читкә этәрәчәк бит һәм инде бүгенге көндә без аннан да рәхәтләнеп файдаланабыз, күп очракта, хәтта, моны аңламаган хәлдә.
Ясалма интеллектның иң популяры интернет ярдәмчебез Алисадыр, мөгаен. Берәр соравыбыз туса, хәреф җыеп мәшәкатьләнмибез, шул матур тавышлы Алисадан гына сорыйбыз бит. Барасы маршрутыбызны җайлы итеп көйли торган новигаторлар, урамнардагы кеше йөзен таный торган видеокамералар – ясалма аң. Тик-Ток. Игътибар итәсезме икән, бер кереп китсәң, ул Тик-Токтан чыгып китеп булмый, чөнки ул, шулай ук, ясалма аң. Ул сезне кызыксындырган, яратып карый торган әйберләрне аңлап ала һәм махсус шул темага видеоязмалар тәкъдим итә.
(Тулысына газетабызның 35нче санында укый аласыз.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев