Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гимназиядә татар моңы, татар рухы яши

Яшел Үзән шәһәренең 5нче гимназиясендә күптән түгел генә зурлап Өлкәннәр көнен билгеләп үткәннәр иде.

Бәйрәмгә килгән ветеран укытучылар, дәү әниләр, апа-әбиләр концерт беткәч тә, өйләренә кайтасылары килмичә, хәйран озак хисләнеп утыр­ды ул көнне. Күбесе, күптән мондый тамаша күргән юк иде дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Инде менә гөрләтеп Укытучылар көнен дә бәйрәм иттеләр. Бирегә гимназия укытучылары гына түгел, төрле елларда шушында хезмәт куйган педагоглар, шулай ук инде лаеклы ялда булган ветеран остазлар да чакырылган иде. Бәйрәмне оештыруда әйдәп йөрүчеләр, мәдәни яктан куючылар – шушы гимназиядә күп еллар дәвамында эшләүче, балаларга бию дөньясының серләрен ачучы Ләйсән Мөкминова һәм балаларны матур, дөрес итеп сөйләргә өйрәтүче, аларга театр сәнгатенең нинди тылсымлы дөнья икәнен аңлатучы Гөлфия Лотфуллина.


Ләйсән дә, Гөлфия дә бик тырыш, талантлы, үз хезмәтләрен өзелеп яратучы, тирән фикер йөртүче, башлаган эшләрен җиренә җиткереп башкаручы, уңган, булган татар кызлары! Һәм, әлбәттә, алар тирәсендә үзләре кебек үк талантлы, үз эшләренең осталары, укытучылар – Фәридә Равилевна, Җәмилә Хаҗиевна, Марсель Равилович, Зөлфия Мирзаевналар! Бу кичә күпләрнең күңелләрендә матур, җылы, якты истәлек булып озак сакланыр диеп уйлыйм. Сәхнәдән яңгыраган шигырьләр, матур сүзләр, җырлар укытучыларга мәдхия иде!


Татарларда бер әйтем бар: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» Гимназиядә күп еллар эшләп, инде бүгенге көндә бакыйлык­ка күчкән укытучыларны да искә алдылар.

Талгын гына агылган көй астына Гөлфия моңсу шигырь юллары укып, экранда шул укытучыларның фотолары бер-бер артлы алышынганда күпләрнең күзләрендә яшь иде... Ләйсәнгә дә, Гөлфиягә дә шушындый зур бәйрәм көнне аларны искә алганнары өчен зур рәхмәт. Апалы-сеңелле Камилә һәм Зәринә Нотфуллиналарның җырлаулары кичәнең матур бер бизәге булды. Ә инде «Зәңгәр шәл» спектак­леннән өзек белән милли киемнәрдән Фәридә Равилевна, Җәмилә Хаҗиевна, Марсель Равилович, Ләйсән, Гөлфия сәхнәгә килеп чыккач, халык башта артистлар килгән дип, аптырап та калгандыр. Ә алар чыннан да бик тырышып, чын артистларча уйнады.

Фәридә Равилевна белән Ләйсән Исмәгыйлевнаның гөрләтеп керәшен халык биюен башкарулары залда утыручы берәүне дә битараф калдырмагандыр. Кичәдән соң, кайчандыр шушы гимназиядә күп еллар эшләп киткән, бүгенге көндә балалар музыка мәктәбендә вокал укытучысы Алсу Нәҗметдинова җылы фикерләрен җиткерде. Бәйрәмгә кунак итеп Вил Шәрәфетдинов та чакырулы иде. Мин аны гимназиянең аксакалы дияр идем. Искиткеч талант иясе, оста куллы, күңеле тулы җыр, моң бит аның! Ул да бу кичәдән бик канәгать булып, күтәренке кәеф белән кайткан.

«Без күңелебезне биреп, һәр чараны төпле эчтәлекле һәм күңелләргә кереп калыр­лык булсын диеп эшлибез», – диде Ләйсән.

Тагын шунысын да өстисем килә, Ләйсән дә, Гөлфия дә барлык кичәләрне дә саф татар телендә оештыра. Шуңа күрә татар гимназиясендә татар теле, татар моңы, татар рухы, Аллаһка шөкер, яши! Уңыш­лар сезгә, кызлар!

Йолдыз Шәмгунова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев