Герой исемен ала алмаган герой
Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәк. Бу бик зур вакыйга һәм шуңа бәйле рәвештә без сугышта геройларча көрәшкән, Җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән ватандашларыбыз, якташларыбыз турында күбрәк язарга тиеш кенә түгел, ә бурычлы да. Бу эштә Яшел Үзән эзтабары Рәхимулла Гарифуллинның хезмәтен билгеләми мөмкин түгел.
Бу юлы ул Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителеп тә, аны ала алмаган Михаил Иванович Егоров турында мәгълүмат алып килде. 100дән артык исемне ачыклаган Рәхимулла абыйга да аның биографиясе кызыклы гына түгел, ә моңа кадәр бу исемгә юлыкмавы гаҗәп булып тоелган. Һәм менә ни өчен.
«Михаил Егоров 1926 елда Спас районының Гусиха авылында туган. Сугышка ул 1943 елда мобилизацияләнә. Аннан ул 1952 елда гына демобилизацияләнә. Зур сугышны күреп һәм җиңеп кайткач та Зеленодольскида яшәвен дәвам итә. 2нче һөнәри училищеда эшли, комитет секретаре була. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Зеленодольскида җирләнгән», – дип язылган Татарстан Республикасының «Алар Җиңү алып кайтты» дигән кызыл китабында. Тик анда аның Серго исемендәге заводта эшләгәнлеге хакында бер сүз дә юк. Гадәттә, андый китапларда коры һәм кыска мәгълүмат бирелә.
Әгәр дә аларның тулы биографиясен һәм сугышта күрсәткән батырлыкларын да бирсәң, томлап китаплар чыгарырга туры килер иде. Әйтик, шулай информация формасында да һәм аерым Яшел Үзән районы өчен чыгарылган китапка, мәсәлән, Яшел Үзән, Норлат һәм Юдино район хәрби комиссариатлары тарафыннан алынган 7781 сугышчы («А» – «К» хәрефләренә фамилияләр) турында мәгълүмат тупланган. Әлбәттә, «Хәтер Китабы» редакциясе Яшел Үзән районы хакимияте, хәрби комиссариаты, ЗАГС, җирле үзидарә, архив, музей хезмәткәрләре, шулай ук, җәмәгать һәм ветеран оешмалары булышлыгында гаять зур эш эшләгән һәм күпме якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштергән. Эзләнүләр һаман дәвам итә. Эзләгән саен яңа мәгълүматлар табыла. Егоров мисалында да шулай.
Архив документларына караганда, анда: «Иптәш Егоров Фюрстенберг шәһәре районындагы Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. «Атака» сигналы буенча ул елгада боз аша беренче булып алга ыргыла һәм дошманның ураган кебек атылган уты астында боз астына китә-китә елганың көнбатыш ярына җитә һәм үз коралы белән дошманның 3 утлы ноктасын юкка чыгара. Шуның белән ул башкаларга да елганы уңышлы кичәргә плацдарм тудыра. Егоров шулай ук дошманның пехотасы белән 2 автомашинасына ут төртә. Камалышка эләгеп, гранаталар белән 12 гитлерчыны юкка чыгара. Үзенең фидакарьлеге һәм гаҗәеп тырышлыгы белән Одер елгасын кичү һәм аның көнбатыш ярын басып алу буенча куелган хәрби бурычын намус белән үти», – дип язылган.
Шулай ук, архив документларына караганда, 1945 елның 13 февралендә генерал-майор Горбачев имзасы белән Михаил Егоров «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек дигән приказ чыгарыла. Шул елның 16 февралендә, генерал-майор Добровольский имзалаган, аны «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләү турында икенче әмер чыгаралар һәм 22 февральдә бүләклиләр.
Татарстанда 2015 елда нәшер ителгән берничә томлык «Геройлар китабында» да «Советлар Союзы Герое» исемен алучылар исемлеге генә түгел, ә аңа тәкъдим ителеп тә, ала алмаганнарның исемнәре дә кертелгән. Аңа зур батырлыклар кылган ефрейтор Михаил Егоров кергәндер дигән ышаныч бар. Кем белә, әле ул сугышның ачылып бетмәгән батырлары күпмедер.
Бу уңайдан РФ Президенты В.В.Путинның әйткән сүзләрен искә алырга кирәк:
«Киң җәмәгатьчелеккә әлегә билгеле булмаган Бөек Ватан сугышы геройларын эзләүне дәвам итәргә тәкъдим итәм. Хәрби архивларда уникаль фактлар, батырлыклар турында меңләгән документ саклана. Һәм без бу фактларны елдан-ел аннан чыгарырга, алар турында сөйләргә, фильмнар төшерергә, төрле акцияләр оештырырга тиеш».
Ә инде, кабат Михаил Егоровка килгәндә, аның медальләре, орденнары, кортигы, фляжкасы ПОЗИС музеенда саклана. Музейга аларны Егоровның оныклары тапшырган. Кызганычка, без бу сугышчының фотосын гына таба алмадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев