Гепатит – мәкерле авыру
Ел саен 28 июльдә Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – халыкның гепатитлар, риск факторлары, әлеге авыруны профилактикалау чаралары турында белемнәрен арттыру.
Гепатит – ул күп кенә йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән, алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һ.б. китереп чыгарырга мөмкин бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит барлыкка килүнең иң еш сәбәбе – вируслар. Хәзерге вакытта һәр кеше өчен куркыныч тудыра торган биш гепатит вирусы билгеле: A, B, C, D һәм E.
Вирус гепатитлары – бавырның киң таралган һәм куркыныч йогышлы авырулары. Вирус гепатитларының барлык формаларыннан иң киң таралганы – А гепатиты. Йоктыру вакытыннан алып авыруның беренче билгеләре күренүгә кадәр 7-50 көн узарга мөмкин. Авыру вакытында еш кына температура күтәрелә һәм аны грипп белән дә бутарга була. Күпчелек очракта үзеннән-үзе бетә һәм актив дәвалауны таләп итми.
В гепатиты вирусы җенси юл белән, стериль булмаган шприц аша наркоманнарда, анадан – балага иярә. Типик очракларда авыру температура, хәлсезлек, буыннарда авырту, күңел болгану һәм косудан башлана. Кайвакыт тәнгә тимгелләр чыга. Бавыр һәм үт куыгы зураю күзәтелә. Шулай ук, сидекнең тоныклануы һәм нәҗеснең төссезләнүе дә булырга мөмкин.
С гепатиты – вируслы гепатитның иң авыр формасы, аны әле трансфузионнан соңгы гепатит дип атыйлар. Бу – аның белән кан салдырганнан соң авырый башлау дигәнне аңлата. Донор канын С гепатиты вирусына берничә ел элек кенә тест ясый башладылар. Наркоманнарда шприц аша йоктыру еш була. Җенси юл белән һәм анадан-балага иярү очраклары да бар. Бу авыруның хроник формасы иң зур куркыныч булып тора, ул еш кына циррозга һәм бавыр рагына күчә. 70-80% авыруда ул хроник төргә әйләнә. С гепатитының вируслы гепатитларның башка формалары белән кушылуы –авыруны кискен авырайта һәм үлем белән яный.
D гепатиты – В гепатиты агымын катлауландыручы «авыру-иярчен».
Е гепатиты – A гепатитына охшаган, ләкин акрынлап башлана һәм йөкле хатыннар өчен куркынычрак.
Гепатитлар гаиләсендә соңгысы – G гепатиты – C га охшаган, ләкин аңардан куркынычсызрак.
Профилактика
Гепатитларны йоктырудан саклану өчен, катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Кайнатылган су гына кулланырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне юарга, азык-төлекне термик эшкәртергә кирәк. Шулай итеп, А гепатитын йоктыруны булдырмый калырга мөмкин.
Гомумән алганда, башка кешеләрнең биологик сыек лыклары белән контакт ны булдырмаска кирәк. В һәм С гепатитларыннан саклану өчен, беренче чиратта, кан белән. Микроскопик микъдарда кан кырыну әсбапларында, теш щеткалары, тырнаклар кисү өчен кайчыда калырга мөмкин. Бу предметларны башка кешеләр белән бүлешергә кирәкми. Персинг һәм татуировканы стериль булмаган приборлар белән ясарга ярамый. Җенси мөнәсәбәт вакытында саклану чараларын күрергә кирәк.
Яшел Үзән районында агымдагы елның 6 ае эчендә С гепатитының 4 хроник очрагы (2019 елда шундый ук чорда – 3 очрак), 1 очрак –ВГА, вируслы С гепатиты йөртүнең 103 һәм В вирус гепатитының 11 очрагы теркәлде.
Наталья Мягкова, табиб-эпидемолог
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев