Генрих Гаврилов: "Фотоаппарат белән йөзеңне капладың бит: чибәрме юкмы икәнеңне күрмим!"
Зинһар миңа карагыз әле, дигән үтенечемә Генрих Данилович нәкъ менә шул сүзләрне әйтте.
1925 елның 1 гыйнварында туган. Рядовой фронтовиклар сугыш турында гадәти һәм саран сөйли. Әмма шул, хәрби хезмәтнең тыйнак эшчеләре аркасында безнең армия, тарихта булган иң куркыныч сугышта көчле дошманны җиңүгә иреште. Юкка гына бер көндә – 1943 елның 8 ноябрендә – полк җитәкчелегенең югары Җиңү Ордены һәм солдатларның Дан Ордены гамәлгә кермәгән. Рядовой пехоталы-минометчы, ЖКО һәм 1нче цех җитәкчесе булып эшләгән, финанс бүлеген җитәкләгән завод ветераны ГАВРИЛОВ ГЕНРИХ ДАНИЛОВИЧ та шундый почетлы Орден белән бүләкләнгән. 1943 елның беренче көнендә аңа 18 яшь тула. Хәзер инде повестка да көтәргә була. Тик беренче итеп кулына Ленинградны саклаучы үги әтисенең үлем хәбәрен, ә икенче көнне генә хәрби хезмәткә чакыру турында документны алырга туры килә.
Курсант Гаврилов махсус хәрби хезмәткә әзерлекне Навашино бистәсендә сержантлар мәктәбендә, аннары Арзамас шәһәрендә укчы - минометчылар училищесында уза. Август уртасында, укулар барган җирдән үк курсантларны тиз генә вагоннарга төяп фронтка озаталар. 1943 елның 23 августында аларның составы төнгә каршы Харьков янындагы Валуйки станциясенә килеп җитә. Поезддан төшеп төзеләләр дә, төнгә каршы атлыйлар. Ике тәүлек баралар. Бу пехотенецлар өчен гадәти хәл. Фронт линиясенә дә җитмәстән, артобстрел астына эләгәләр. Баш очыннан пулялар очып торуга карамастан, актарылган тары кыры буйлап бик озак шуышалар. Кинәт аркасына нидер каты итеп бәрелә, яралана, канны үзе туктата алмый, коралы белән медицина ярдәмен эзләп шуыша. Санбатта пулясын алганнан соң ул тиз арада тернәкләнә башлый.
Госпитальдән берьюлы 30 кешене чыгаралар, төркем оештырыла, сержантны баш итеп куялар, җәяү алгы сызыкка озаталар. Юлга кузгалыр алдыннан бирелгән бер чеметем паек тиз арада бетә, аяк астында ашарга яраклы нәрсә бар – шуның белән, туры килгәндә торак пунктларда тукланалар. Кулларына икмәк һәм сало эләккәндә, кем сало ашамый – аңа икмәкне күбрәк бирергә карар кылалар. Фронтны Днепр аръягында куып җитәләр. Батальон оештыралар, коралландыралар. Кривой Рог шәһәре өчен сугыш бик канкойгыч була. Гаврилов шунда каты яралана. Госпитальдән соң аны “яраклылыгы чикле” дип табалар һәм Казан санинструкторлар мәктәбенә билгелиләр. Ул Җиңүне дә шунда каршылый.
III дәрәҗә “Дан” Ордены, I дәрәҗә “Ватан сугышы” Ордены, “Германияне җиңү өчен” медале, юбилей медальләре бар.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев