Гел хыянәт
Яңа ел бәйрәмнәренең озын булуы берәүләрнең кунакка иркенләп йөрергә, берәүләргә эшсезлектән эш эзләп йөрү генә. Нигә кирәк шулкадәр ял көне?!
Бер атналык ашарга әзерлисең дә көн-төн телевизор карыйсың (безнең кебек эшсезләр инде). Ә телевизорда ни генә күрсәтмиләр, балаларга да, урта буынга да, картларга да.
Татар киносы кирәк, дип ничә еллар чаң суктылар. Татар киноларыбыз да күп икән, карап кына бетер. Төрле тема, төрле мәгънә, төрле тәрбия – күптөрлелек.
Мәңгелек – «после бани»ны бөтен халык аңлый. Карыйсы рәхәт. Үзебезнең Яңа елга багышланган (күрсәтелгән) киноларыбызны карагач, күңел төшкән чаклар да булды. Кайсын карама – гаиләдәге хыянәт. Матур гына яшәүче гаиләләрнең һәрберсендә йә ире, йә хатыны хыянәт итә. Балалар юлдан яза. «Ирекле мәхәббәт» тә, «нык» дигәннәренең дә «читкә тайпылуы» күңелне кайтара. «Элек тә булган, хәзер дә шул дөнья», – диярләр күпләр.
Хет кинода гына булса да, чын сөю, тугры ир-хатын, авырлыкны үтә-үтә, кыенлык белән булса да уңышка ирешү, бер-береңә хөрмәт, ярату хисләрен күрсәтүче кинолар карыйсы иде. Тормышыбызда тискәре яклар болай да җитәрлек бит.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
https://ruskino.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев