Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Газлы булу җиңеләя

1 июньдә Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр кертте.

Президент юлламасын тормышка ашыру кысаларында парламентарийлар икенче укылышка әзерләгән төзәтмәләр нигезендә, газны йорт биләмәсе чикләренә кадәр халык акчасын җәлеп итмичә генә сузачаклар.

«Безнең өчен, җәйгә үк кешеләр газлы булсын өчен, Президент йөкләмәсен тормышка ашыру мөһим", — диде Дәүләт Думасы Рәисе.

"Йорт газ торбасыннан ерак — газ үткәргечтән 100-200 метр, ә кайвакыт аннан да күбрәк булырга мөмкин. Аңлашыла ки, газ үткәрү өчен бөтен кеше дә түли алмый, — дип аңлатты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. - Закон проекты бу проблеманы хәл итә. Хәзер торак пунктка салынган газ торбасыннан конкрет кешенең йорты чигенә кадәр газны дәүләт хисабына сузарга тиеш булачак. Ә инде үз җир участогы территориясендә йортка ялгануны гражданин үзе түләячәк".

"Закон проекты бик күп кешеләргә – авылда яшәүчеләргә генә түгел, газ кертергә мөмкинлек бирәчәк. Мич ягу, утын һәм күмер әзерләү үткәндә калачак, димәк, кешенең тормышы тагын да уңайлырак булачак", - диде Вячеслав Володин.

«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта кешеләр ипотека алып, йорт салып, өйләренә газ кертү өчен кулланучылар кредитын алырга мәҗбүр.

"Президент газ үткәрелергә тиеш дигән бурыч куйды һәм халык моның өчен түләргә тиеш түгел», — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев