Газетабызны яратып укучы Равия апабыз: «Җомга көнне зарыгып көтеп алам, әйтерсең лә, кунак каршы аласым бар»
Кызлар, исәнмесез. Мирный бистәсеннән Рәвия апагыз шалтырата.
Сезнең ярдәм белән, октябрьдән «Яшел Үзән» килә башлады бит, рәхмәт төшкерләре. Җомга көнне зарыгып көтеп алам, әйтерсең лә, кунак каршы аласым бар. Ялгыз яшәгәч, газета үзенә күрә бер юаныч ул. Гыйбрәтле язмышларны, яңалыкларны, район хәлләрен укыгач, рәхәт булып китә. Зинһар, яңа елның беренче ярты еллыгына да язып куегыз әле. Тагын оныта күрмим дим.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев