Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гаризаны 31 мартка кадәр бирергә кирәк

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 31 мартына кадәр бала туу турында таныклыкны ЗАГС органнарында теркәгән барлык гаиләләргә, бер тапкыр 5 мең сум күләмендә акча алу өчен, гариза бирергә кирәк.

Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, президент указы нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә тиеш, һәм бу сумма гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләнә торган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә бирде. Республикада барлыгы Татарстанның 400 248 баласы акча алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган икән, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр эшләргә мөмкин, шул исәптән указ чыкканнан соң туган балаларга да, ягъни 2020 елның 18 декабреннән.

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турындагы таныклыгы һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Әгәр балаларга түләүләр алган ата-аналарның банк счеты ябылган булса, гариза, шулай ук кирәк булачак. Гариза рус телендә ата-ана, баланың рәсми вәкиле яисә опекуны белән тутырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев