Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гамәленә күрә җәзасын да күр

Җәзага тартылганчы һәр гамәлеңне үлчәп кылырга кирәк. Әмма кайберәүләр кешечә яшәүне оны тып, законга каршы бара. Мәсәлән, наркотик ларның законсыз әйләнешенә карата законнар бик каты. Гоме реңне шу ңа бәйләп, озын-озак елларыңны рәшәткә артында уздыруың бар. Шуңа күрә тыелган матдәләрне кулланырга да, сакларга да һәм сатарга да ярамый. Эләксәң, эшләр харап.

Менә шулай, хокук сакчылары 21 яшьлек васильеволыны 1,85 грамм синтетик наркотик матдә белән тоткарлый. Ул аны контактсыз юл белән сатып ала. Бу кешегә карата Яшел Үзән прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуп лап чыга һәм эшен судка җибәрә.
Суд яшь кешене РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсенең 1нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Ә инде егеткә, гае бен танырга гына калган. Дөрес, суд аңа әлегә, бер юлга, 20 мең сум күләмендә штраф салган. Әгәр дә тагын да шулай кыңгыр гамәлен дәвам итсә, штраф белән генә котыла алмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев