Галимнәр коронавирус йоктыруның иң югары куркынычы булган урыннар рейтингын төзегән
Галимнәр бәяләвенчә, вентиляциясез биналар иң куркынычы.
"Бинаның билгеләнеше генә түгел, вентиляциянең ничек эшләве дә мөһим. Һава начар циркуляцияләнә икән, теләсә-нинди ябык урын авыру йоктыру куркынычы тудыра", - дип аңлата МФТИнең геном инженериясе лабораториясе җитәкчесе Павел Волчков.
Икенче урында – пик сәгатьләрендә җәмәгать транспорты һәм озак вакыт кешеләр үзара якын торып аралашкан башка урыннар. «Чират күп була торган йорт янындагы кибетләр һәм даруханәләр куркыныч тудыра», — дип билгеләп үтә Александр Марциновский.
Бу исемлектә өченче урынны барлар, рестораннар һәм клублар алган. Моннан тыш, белгечләр стоматологта, кешеләр актив эшчәнлек белән шөгыльләнә торган җәмәгать урыннарында (стадионнар, фитнес-клублар, концерт мәйданчыклары), шулай ук гыйбадәтханәләрдә сак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев