Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Галим буларак Яшел Үзән заводында формалаша

Вице-адмирал истәлеген бездә дә саклыйлар

Шәхес
Яшел Үзәндә яшәүче эзтабар Рәхимулла Гарифуллин сугыш ветераннарын эзләү, барлау, аларның хезмәт юлын истәлеккә калдыру буенча даими эш алып бара. Ул эзләнүләре нәтиҗәсендә табып китергән сугышта катнашкан күренекле якташлар һәм ра­йон үсешенә өлеш керткән шәхесләр газета битләрендә дә яктыртыла. Бу юлы ул сугыш чорында шәһәрнең суднолар төзү заводында эшләгән Юрий Сергеевич Яковлевны (фотода) тәкъдим итә. Чынлап та, бик кызыклы кеше.

Күренекле галим һәм оештыручы, техник фәннәр докторы, профессор, РСФСРның Атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты вице-адмирал Юрий Яковлев диңгездә атом шартлавы физикасын өйрәнү белән бәйле хәрби фәннең яңа юнәлешенә нигез сала һәм бәхәссез диңгез флоты лидеры. Ул шулай ук Хәрби-Диңгез флоты атом коралын булдыру, сынау һәм эксплуатацияләүгә җитәкчелек итә, озак еллар аның үсеш принцип­ларын билгели.
Юрий Яковлев 1920 елда Түбән Новгородта хәрби кораблар инженеры гаиләсендә туган. Ул 1941 елда Ф.Э.Дзержинский исемендәге Югары Хәрби-Диңгез инженерлык училищесын тәмамлый. Сугыш башлануга үз теләге белән фронтка китә. Анда ул 1943 елга кадәр Карелия фронты сугышларында катнаша. Башта взвод белән, аннан соң диңгез укчы бригадасының танкларга каршы дивизиясенең аерым батареясе белән командалык итә.

Илебезгә Яковлев кебек белемле инженерларга ихтыяҗ зур булу сәбәп­ле, 1943 елда фронттан Хәрби-Диңгез Флоты офицерлары чакыртып кайтарыла. Юрий Яковлев Зеленодольск шәһәренең 340нчы суднолар төзү заводына җибәрелә, анда ул хәрби корабльләр төзү өлкәсендә галим буларак формалаша. 1945 елда бронекатер проектына конкурста катнашып, икенче урынны яулый. Шулай итеп, ул монда эшләп тә сугышта җиңүне якынайтуга өлеш кертә һәм илдәге, шул ук вакытта заводта суднолар төзелеше тарихында зур эз калдыра. Тылдагы заводта да сугыштан ким булмаган.
Эзләнүчән һәм ачыш­лар ясарга омтылган Яковлевка, әлбәттә, безнең шәһәр генә тар була. 1946 елдан 1952 елга кадәр хәрби кораблар төзү үзәк фәнни-тикшеренү институтында эшли, техник фәннәр кандидаты була. Ул шартлау дулкыны тәэсирендә корабльләрнең каршы торучанлыгын өйрәнә. 1949 елда Ленинград дәүләт университетының математика-механика факультетын тәмамлап, докторантурага керә һәм ныклап атом шартлавы теориясен өйрәнү юнәлешендә эшли, сынаулар нигезендә су асты шартлауларын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләренең беренче җитәкчесе була.
Кыскасы, аның дәрә­җәсе һәм фәнни-тикшеренү эшләрен газета битендә генә санап бетерерлек түгел. 1959 елда 1нче ранг капитаны Юрий Яковлев Хәрби-Диңгез флотының махсус кораллану фәнни-тикшеренү институтының җитәкчесе итеп билгеләнә һәм аңа профессор исеме дә бирелә.
1957 елдан алып 1962 елга кадәр ул «Новая Земля»да атом коралын сынау полигонының фәнни җитәкчесе була. Бу кешенең Хәрби-Диңгез флотына керткән өлешен бәяләп бетергесез һәм шул ук вакытта аның безнең шәһәргә дә катнашы барлыгын, биредә тәҗрибә туплавын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Ике тапкыр Ленин орденлы, Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 3нче дәрәҗәдәге «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәте өчен» орденнары кавалеры, күп санлы фәнни эшләр авторы Юрий Яковлев 1982 елда вафат була. 2002 елдан иң яхшы фәнни эшләр өчен профессор Юрий Яковлев исемендәге премия дә бирелә башлый.

Мондый кешеләрдән яшьләребез дә үрнәк алып, белемле һәм үз иленең патриоты булсыннар дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев