Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гаиләсен ташлар да, минеке булыр дип көтәм

...Көтеп гомерем үтте инде, шулай да үкенмим дә кебек үзем, чөнки яраткан кешемне көттем.

Үземне башка ир белән янәшә күз алдыма да китерә алмыйм. Миңа бик күпләр таш атар. Ашыкмагыз, мин үземнең бәхетлеме әллә бәхетсезме икәнемне үзем дә аңламыйм...
Фәрит белән утыз ел элек таныштык. Казан автобусында ничектер күз карашларыбыз очрашты һәм ул миңа шунда ук ошады. Мирныйда тукталышта төштем. Ул да төшкән һәм мине куып җитеп, озатырга тәкъдим ясады. Көзге караңгы кич иде, ризалаштым. Безнең арабыздан әйтерсең очкын узды. Беренче свиданиедә үк аның минем өчен яратылган булуын аңладым. Белемле, итәгатьле, интеллигент. Иң мөһиме – юмарт. Тиздән мин аны әнием белән дә таныштырдым. Әни дә бик ошатты.
Фәритнең өйләнгән булуын, мөнәсәбәтләребез башланганнан соң өч айдан гына белдем. Ул үзе әйтте.

 – Нигә башта ук әйтмәдең? – дип ачуландым.
– Чөнки сиңа бер күрүгә малайларча гашыйк булдым. Калган бар нәрсә дә чүп кенә кебек тоелды. Мин бары тик синең белән булырга теләдем. Әгәр дә әйтсәм, сине югалтырмын дип курыктым, – дип җавап бирде.

Сөйгәнемне башка хатын белән бүлешү минем өчен башка сыймаслык иде. Аның хәзер хатыны белән булуын белә торып йокларга ятулар күңелне әрнетә. Әмма Фәрит мине, хатын декрет ялыннан чыккач ук аерылачакмын, дип ышандырды.

Аларның кечкенә улларына күптән түгел генә бер яшь тулган иде. Гаиләдә Фәрит кенә акча эшли. Сүзләренә караганда, хатыны белән аны бары тик бала гына бәйли, араларында берни дә юк. Гаилә корулары – зур хата. Мин аны гаепләмим, язмыш минем белән очраштырачагын ул каян белсен. Бәхетебез өчен көтәргә әзер идем. Әкренләп аның ял көннәрен гаиләсе белән уздыруына ияләндем. Танышлар күрүдән куркып, отпускта ял итәргә бара алмавыбыз, кибетләрдә бергә йөри алмавыбызга да күндем. Мин күрешүдән күрешүгә яшим.

Сирәк очрашуларыбыз хисләрдән торган ут һәм ялкын белән тулы. Шул мизгелләр хакына бик күп нәрсәгә түзәргә була.

Шул рәвешле өч ел үтте. Әлеге вакыт эчендә Фәритнең эшләре алга китте, карьера баскычыннан өскә үрмәләде. «Болар барысы да синең аркада, син генә мине илһамландырасың, көч бирәсең!» – дип назларга күмә иде.

Фәрит важный кешегә әйләнде, җаваплы вазифага билгеләделәр. Хәзер аңа биографиясенә тап тидерергә, аерылырга ярамый иде. Мин дә моңа юл куя алмыйм. Чөнки, аның киләчәге – минем киләчәк.
Тагын өч елдан үземнең балага узганымны белдем. Фәрит моны көтмәгән иде.

– Кадерлем, хәзер вакыты түгел, әйдә бераз көтик. Мин дә уртак балабыз булуын бик телим. Берничә елдан, синең белән язылышкач, кыз бүләк итәрсең, яме, – дип юмалады.

Тыңладым, баламны алдырт­тым. Әмма кызны аңа хатыны табып бирде! Бу хакта ишеткәч, ду китереп тузындым.

– Син бит миңа, хатыным белән йокламыйм, дип әйттең! – дип кычкырдым җен ачуларым белән. – Күптән күршеләр кебек кенә яшибез дидең! Сиңа ышанып, мин үз баламны үтердем!

Фәрит ык-мык итте, үзен акларга маташты. Ә мин аңа башка күземә күренмәскә куштым:

– Бар, якын килмә башка минем яныма, шалтыратма да! – дип, куып чыгардым.

Әмма сагынуыма түзә алмыйча, ике атнадан үзем дуслашуга беренче адымны ясадым. Хәзер инде бергә булу өчен Фәритнең балалары үсеп җиткәнне көтәргә кирәк булды. Шуңа да әзер идем.

– Беләсеңме, улымның характеры бик катлаулы. Аны гел каты кулда тотарга, вакыты белән хәтта ремень дә кирәк, – дип зарланды Фәрит.
– Ә менә мин тапкан малай андый булмас иде, – дип төрттереп куйдым. Тик җавапка кабат:
– Хәзер вакыты түгел. Бераз соңрак.

Һәм мин ул көннең кайчан да булса җитәчәгенә ышана идем. Аннан соңгы унбиш ел дәвамында Фәритнең гаилә эшләре белән яшәдем: балаларына бүләкләр, шифаханәләргә, лагерьларга юлламалар алыштым. Бу миңа рәхәт иде дип уйлыйсызмы? Гаиләсеннән үлеп көнләшә, газаплана идем. Араларыбызны бөтенләй өзәргә әзер вакытлар да булгалады. Берара хезмәттәшем бик тә игътибар итә башлады, бик яхшы кеше, ышанычлы, төскә-буйга да килешле. Тик бер-ике очрашудан соң ук аны ярата алмаячагымны аңладым. Йөрәгемдә Фәриттән башка кешегә урын юк иде. Ул гына кирәк миңа. Һава кебек кирәк. Ә аңа мин.

– Белсәң иде, безнең очрашуның нинди бәхет икәнен. Синнән башка бүгенге мин булмас идем, синнән башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Син яшәү көче бирүчем! – диде Фәрит миңа бервакыт.

Аның мондый сүзләре мине канатландыра һәм берара үземнең статусым белән горурлана да башладым. Чөнки сөяркә «сөю» сүзеннән алынган. Мин аның өчен бәйрәм. Ә хатын кем? Бертөрлелек һәм эчпошыргыч. Фотоларын күрдем мин аның, искитәрлек бернәрсә дә юк: кечкенә буй, артык авырлык һәм бөкреле борын. Фәрит аның белән кызык булмавыннан үзе зарланды. Ул шапшак хатын һәм начар хуҗабикә. Аның белән яшәгән һәр көн газап. Ә мин – укымышлы, фигуралы, ә әзерлим – телеңне йотарлык!

Еллар узды. Фәритнең балалары да үсте һәм безгә бергә булырга комачауларлык нәрсә калмады кебек. Һәм менә, аяз көнне яшен суккандай, аның хатынында начар авыру таптылар. Аңа бик кыйммәтле операция кирәк булды.

– Хәзер хатынымны таш­ласам, бу бик тә ямьсез күре­нәчәк, хыянәтнең хыянәте булачак, – диде сөеклем.

Аның хаклы булуын беләм, шуңа тавыш куптармадым. Аннары хатыны озак вакытлы тернәкләнү узды.

– Беләсең бит инде, аңа нинди сират күперен кичәргә туры килде. Хәзер аңа нервыланырга ярамый, – диде Фәрит.

Минем аның хәле начарлануга сәбәпче буласым килмәде, шуңа күрә уңай вакытны көтәргә калды. Әмма андый вакыт әле дә күренми.
Фәритнең инде өч оныгы бар, ул үзенең балаларына, оныкларына булыша. Алар аның барлык вакытын һәм көчен ала, шуңа күрә соңгы арада очрашуларыбыз да сирәгәйде. Йомшак күңеле, каршы сүз әйтә алмавыннан файдаланучы гаиләсенә ачуым килә. Әмма аның башкача булдыра алмаганлыгын да аңлыйм. Фәритемә бөтен яктан да ярдәм итүемне һәм аның өчен аңлаучан, кайчан килсә дә ачык йөз, барлык яратуым белән каршы алучы тугры дусты булып калуымны дәвам итәм. Бернигә карамастан, Фәритемнең кай­чан да булса минем яныма килеп, бөтенләйгә каласы көн туачагына ышанам. Пенсиягә чыккач булса да...

Читтән караганда мин беркатлы, юләр кебек күренәмдер, әмма тормышымның көтеп узуына үкенмим. Яратылып һәм яратып яшәдем кебек. Газета укучылар нинди киңәш бирер икән? Ничек уйлыйсыз, кайчан да булса минем белән калачакмы ул?

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев