Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гаиләләргә ярдәм программасына үзгәрешләр кертелде дип ишеттек. Бу дөресме? (сорау-җавап)

Сорауга Яшел Үзән прокуратурасында җавап бирделәр.

2025 елның 28 февралендәге 24-ФЗ номерлы Федераль закон белән «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы законның 13нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде, – дип җавап бирделәр Яшел Үзән прокуратурасында.

Бу үзгәрешләр кертелгәнче программаның гамәлдә булуы 2026 елның 31 декабре белән чикләнгән иде. Закон белән гаиләләргә ярдәм итү тагын 4 елга, ягъни 2030 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Программа кысаларында капитал икенче һәм аннан соңгы балаларга бирелә. Бирелгән акчаны, аерым алганда, торак шартларын яхшыртуга һәм белем алу өчен түләүгә юнәлтергә мөмкин.

Закон агымдагы елның 11 мартыннан үз көченә керде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев