Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Гаилә һәм якыннар белән»: Яшел Үзәндә яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды

Район башлыгы Михаил Афанасьев Яңа ел чараларына әзерлек эшләрен башларга кушты.

Шәһәрнең төп чыршысын бу атнада киендерә башлаячаклар.

– "Яңа ел бәйрәме - гаилә һәм якыннар белән" шигаре астында чаралар үткәрергә тәкъдим итәм. Беренче чиратта, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә балалар чыршыларын һәм костюмлы тамашалар оештырырга. Сценарийларны формалаштырганда Россия һәм Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның халык әкиятләре һәм фольклоры геройларын куллану яхшы булыр иде, - диде Афанасьев.

Мобилизацияләнгән яшел үзәнлеләрнең балаларына елкалы бәйрәмдә бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, балалар барлык яңа ел чараларында бушлай катнаша алачаклар.

Узган елларда сатып алынган декорация элементларыннан тыш, конкурста җиңү өчен акчалата бүләкләү дә кулланылачак.

Яңа ел төнендә яшел үзәнлеләр өчен, гадәттәгечә, "Авангард" паркында бәйрәм программасын ачачаклар, күкне якты салют балкытырмы - әлегә расланмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев