Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәл булганда, кая шалтыратырга

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез җинаять шаһиты булдыгыз, шулай ук кемнең дә булса гамәлләрнең законлылыгына шик туса, якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша шалтыратыгыз. Шулай итеп сез җәмгыятькә янаучы куркынычларны булдырмый кала аласыз!

ГРАЖДАННАРНЫҢ МИЛЕК ҺӘМ ТОРАК ИМИНЛЕГЕ

Бәйрәмнәрдә күпләр өйләреннән озакка китә. Бу хәл гражданнарның милкенә һәм торакларына карата хокукка каршы гамәлләр куркынычын тудыра. Әгәр сез озак сәяхәткә җыенганда, күршеләрегездән ядәм сорарга кыенсынсагыз, ишегегезгә яхшы йозак алып куярга онытмагыз.


Сүз уңаенда,фатир карагын җәлеп иткән беренче нәрсә-евро тәрәзәләр. Әгәр сезнең торакка шундый тәрәзәләр куелган икән, аларны саклауны сез кайгыртырга тиеш. Сезнең милекне урлауга юл куймас өчен, мөмкин булганча, фатирны үзәкләштерелгән сак пультына кую өчен полициягә мөрәҗәгать итегез. Сак булыгыз!

ГРАЖДАННАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ ИМИНЛЕГЕ

Ялгыз гына кеше аз булган урыннарда йөрмәгез.

Юлымны кыскартам дип, кешесез парклар, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары аша үтмәгез.

Кичке вакытта хәрәкәт өчен җанлы һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз.


Таныш булмаган кешеләр белән ызгышырга тырышмагыз, әгәр алар сезне провоцировать итсә, котыртса, җавап бирмәгез, провакациягә бирешмәгез.


Әгәр сезгә талау максаты белән һөҗүм итсәләр, мөмкин кадәр кычкырырга, тавыш куптарырга тырышыгыз.

БАЛАЛАР КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ

Бәйрәмнәр-балалар һәм өлкәннәр өчен бик әйбәт вакыт. Бу вакытта, кагыйдә буларак, балалар күп вакытны олылар каравыннан башка уздыралар. Балаларны куркыныч турында кисәтү-ата-аналарның бурычы.


Бер генә очракта да хат ташучы, табиб, полици хезмәткәре, сантехник, электрик, таныш ата-аналарга ишек ачарга ярамый, хәтта алар үгетли башласалар да.

Балаларына биш "ярамый" турында аңлатыгыз:
* таныш булмаган кешеләргә ишек ачарга ярамый,
• таныш булмаган кешеләргә, алар күпме генә кызыктырсалар, үгетләсәләр дә, ияреп китәргә, алар белән йөрергә ярамый,
• таныш булмаган машинага утырырга ярамый,
* караңгы төшкәч, урамда уйнарга ярамый,
• подъезд, лифтка таныш булмаган кешеләр белән керергә ярамый.


Балага таныш булмаган кешенең бала үзе белми торган һәр кеше икәнлеген аңлату бик мөһим.

Таныш булмаганкеше бергәләп мультфильмнар карарга, конфет тәкъдим итәргә, кем турындадыр мәгълүмат сорарга мөмкин. Бала андыйларга "Юк" дип әйтә белергә, "мин аны белмим!" дия белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев