Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре COVIDка каршы прививка ясый
Узган ел прививка ясатканнар, ә быел – борынга спрей сиптерәләр.
Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре коронавирус инфекциясеннән үз теләкләре белән прививка ясый. 4нче шәһәр сырхауханәсеннән килгән медицина хезмәткәрләре теләге булган һәркемгә эш урынында вакцинация үткәрү өчен 8 янгын-коткару отрядына килгән. Тәүлек буе кизү торучылар да, ялда булучылар да бу мөһим эштән читтә калмган. ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре тулы составта диярлек чиратка тезелгән. Ятим балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәге башлыгы Радик Ардыханов коронавирус инфекциясеннән һәм грипп вирусыннан берьюлы ике прививка ясаткан.
Вакцинациянең бөтен процедурасы бик гади һәм күп вакыт таләп итми. Башта - мәгълүматларны киләчәктә дәүләт хезмәтләре серверына кертү өчен кирәкле документларны рәсмиләштерәсең. Алга таба - табиб тикшерүе һәм вакцинация ясау. Медицина белгечләре препаратның эффектын, саклык чараларын җентекләп аңлата һәм тәкъдимнәр бирә.
Борын вакцинасы – бу нигездә спрей. Препарат шприцта урнашкан, ләкин аңа энә түгел, ә фильтр белән махсус җиһаз куелган. Борын алдындагы шприц пистонына басып, тирән сулыш алсаң, вак тамчы кисәкчәләре рәвешендәге сыеклык борын куышлыгында урнашачак. Лайлалы тышчада секретор антитәнчекләр барлыкка килә, алар организмга һава-тамчы юлы белән үтеп керергә омтылган вирусны нейтральләштерәчәк. "V Спутник" кебек, борын вакцинасы ике компоненттан тора һәм өч атна аралыгында ясала.
Янгын сүндерүчеләр уколлардан курыкмый. Узган ел Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны бүлекчәләренең шәхси составының 100% диярлек прививка ясаткан. Бүген бер көндә 26 кешегә прививка ясалган. Ә өч атнадан соң табиблар әлеге вакцинаны ясау өчен бирегә кабат киләчәк.
Резидә Йосыпова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев