Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Горький исемендәге ял паркы
Чемпионат кысаларында, Казан паркында ачык һавада спортка багышланган киномарафон оештырыла.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Россиядә 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионаты узган чорда Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк» дип аталган киномарафон оештырыла.
29 июньдә паркта «Пеле. Рождение легенды» дигән фильм күрсәтеләчәк. Режиссерлары – Д.Цимбалист, М.Цимбалист. 12+
1 июльдә – «Чистая победа» фильмы булачак. Режиссеры – Г.Шенгелия. Шулай ук бу көнне афишада «О спорт, ты мир!» фильмы да бар. Режиссеры – Н.Оленин. 12+
4 июльдә – «Легенда № 17» фильмын карап булачак. Режиссеры – Н.Лебедев. 6+
5 июльдә – «Коробка» дип аталган фильм. Режиссеры – Э.Бордуков. Шул ук көнне «Диагноз – это еще не приговор» фильмы да булачак. Режиссеры – Н.Мурсалимова. 12+
8 июльдә – афишада «Черный мяч» фильмы. Режиссеры – Х.Эркенов. Шул ук көнне «Живая вода» фильмын да карарга мөмкин. Режиссеры – А.Габдрахманов. 12+
13 июльдә – «Чемпионы. Быстрее. Выше. Сильнее». Режиссеры – А.Аксененко. Шул ук көнне «Для всех и каждого» фильмы да күрсәтелә. Режиссеры – Н.Оленин. 6+
Фото: Т.Волкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев