Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин, җырчы Фирдүс Тямаевка открытка җибәреп, Татар посткроссингы проектын хуплады

Проектны төрле төбәкләрдән килгән татарларны бәйләү ниятеннән «Миллиард.Татар» сайты башлап җибәрде.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җырчы Фирдүс Тямаевка татар открыткасын юллады. Шулай итеп, ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта илләрдән килгән татарларны берләштерүне максат итеп куйган «Миллиард.Татар» сайтыннан посткроссинг проектын хуплады.

Сайттагы построссинг бүлегендә Фәрит Мөхәммәтшин хатлар җибәрү формасыннан файдаланды. Сайт татар башкаручысы Тямаевка открытка җибәрергә тәкъдим итте. Татарстан парламенты спикеры открыткага кул куйганда музыкантка уңышлар теләде.

 


Сүз уңаенда, Казанның «Хатлар Йорты» студиясе аю баласы төшерелгән кызыклы открытка эшләгән. Студиядә татар телендә язылган открыткалар чыгаруга басым ясыйлар. Фирдүс алачагына «Казаннан сәлам!» дип татар һәм инглиз телләрендә язылган.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарлар арасындагы посткроссинг акциясенә кушылган иде. Ул открыткаларны өч адрес буенча - Ереванга, Актүбәгә һәм Казанга җибәргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев