Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Төп законга үзгәрешләр кертү Россиянең абруен халыкара дәрәҗәдә ныгыту һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен кирәк, дип белдерде парламент башлыгы.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Казанның 116нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына республика парламенты башлыгы хатыны белән бергә килде. "Сүз Россиянең гамәлдәге Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында бара. Минемчә, бу бөтен ил өчен генә түгел, ә шәхсән һәркем өчен дә мөһим. Шуңа күрә без гомумроссия тавыш бирүенең беренче көннәрендә килергә һәм үз тавышыбызны бирергә кирәк дип таптык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан "Бердәм Россия" нең һәр сайлау участогына үз күзәтүчеләрен җибәрде. "Без тавыш бирүнең хокук бозуларсыз чиста һәм гадел узуын телибез. Безнең күзәтүчеләр ничек эшләргә, пандемия шартларында нинди куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген ачыкладылар. “Бердәм Россия” төбәк бүлекчәсе - илдә партия оешмалары саны буенча иң эреләрнең берсе. Мин әйтер идем: эш белән дә, инициатива белән дә.
Фәрит Мөхәммәтшин, гомумроссия тавыш бирүләре башланганчы ук, Татарстанның шәһәр һәм районнарында яшәүчеләрнең Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне аңлатуларын, алардан килгән сорауларга җавап бирүләрен ассызыклады. "Үзгәрешләр Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруен ныгыту, халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү өчен уйланылган. Һәм без моны хупладык ", - дип билгеләде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, беренче ике көндә плебисцит татарстанлыларның Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән тавыш бирүгә битараф түгеллеген күрсәтте. "Кешеләр сайлау участокларына килә. Бары тик кичәге көн эчендә генә дә республикада аларның гомуми саныннан 12% тан артык сайлаучы үз фикерен белдерде ", - дип йомгаклады ул.
Татарстанда 25 июньдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары ачылды. Плебсцитны оештыруда 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе катнаша. Моннан тыш, республикада ачык һавада тавыш бирү өчен 370 мәйданчык булдырылды. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев