Физкультура укытучысын урамда буып үтергәннәр
***
Фото: SHOT
Оренбург өлкәсендә физкультура укытучысын рәхимсез рәвештә үтергәннәр.
Богуруслан шәһәренең 1нче гимназия физкультура укытучысы Марина Садыйкова җанлы урамнарның берсендә үз машинасына утырганда, ишекне ябарга өлгерми, һәм аңа 42 яшьлек ир-ат ташлана. Ул аны машина салонына төртеп кертеп, буа башлый.
Марина кычкыра, ләкин аңа беркем дә ярдәм итәргә өлгерми. Аннары җинаятьче машинаны аның белән бергә урлый һәм юл-транспорт һәлакәтен инсценировкалый.
Соңрак билгеле булганча, ир-ат психиатрия хастаханәсендә исәптә тора. Алар һәлак булган хатын-кыз белән таныш була, күрше йортларда яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев