Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Физик мөмкинлеге чикле балаларга социаль яклау чаралары

1 декабрь – Инвалидлар көне уңаеннан хәзер инвалидлар декадасы бара. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр социаль яклауга мохтаҗ. Яклау чаралары «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль закон белән билгеләнгән.

Инвалид балаларга ярдәм чаралары турында безгә бүген рес­публика матди ярдәм үзәгенең Яшел Үзән бүлеге мөдире Анжела Корнишина аңлатма бирә:
– Инвалид балалары булган гаиләләргә торак һәм коммуналь түләүләргә 50 процент күләмендә субсидия-ташлама бирелә. Әйтик, торак бинаның гомуми мәйданыннан чыгып, күп катлы йортта күрсәтелүче хезмәтләр һәм ремонт өчен түләүләр, шулай ук күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне тоткан өчен  кулланылучы салкын су, кайнар су, электр энергиясе, җылылык энергиясе өчен. Шулай ук  исәпләү приборларыннан чыгып (приборлар булмаса, нормативлар буенча),  коммуналь түләүләр, үзәк җылылык системасы булмаган йортларда нормалар буенча ягулык сатып алган өчен ташлама бирелә ала. Нормативлар Россия Федерациясе законнары белән расланган.
Болардан тыш, закон нигезендә инвалид балаларга күпфатирлы йортларда капиталь ремонт өчен взнос түләүгә 50 процент күләмендә субсидия-ташлама билгеләнергә тиеш. Бу субсидия дә  торак бинаның гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә.
Югарыда әйтелгән субсидия­- ташламалар инвалидның яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге  бүлеге гаризасы  нигезендә билгеләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Даими ярдәмгә мохтаҗ инвалид балаларга ай саен өстәмә түләү турында» 2012 елның 7 мартындагы 188нче карарына ярашлы рәвештә, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга ай саен 8298 сум һәм гаиләнең уртача табышы арасындагы  аермага тигезләштерелгән акчалата түләү бирелә.    

Алеся Лежнина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев