Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фирдүс Тямаев уен автоматлары турында борчыла

Җырчы, шоумен сүзләренә караганда, өч дусты комарлы уен аркасында үз-үзенә кул салган икән. Һәм бу кискен мәсьәләне ул Инстаграммдагы сәхифәсендә күтәреп чыга.

Бу хакта сез ни уйлыйсыз, яшел үзәнлеләр? Дусларыгыз арасында шундый яман чир белән «авыручылар» юкмы? Ничек котылдылар алар бу зихмәттән? 

"Бүген иртән хәбәр алдым - дусларымның өченчесе үз-үзенә кул салды инде", - дип яза җырчы. 

Артист комарлы уен белән мавыгучы яшьләрне тикшерергә сорый: аларның телефоннарын карарга, банкларда займнар, кредитлар алмаганмы икәнен ачыкларга кирәк. Кемдер уйный, кемдер спорт уеннарына ставка ясый, ди. 
"Бу уен наркотиклардан яманрак", - дип яза Фирдүс. 

Ул үз баласының шундый зарарлы гадәте турында белгән ата-аналарны һич кенә дә балаларына кычкырмаска, аларны кыйнамаска чакыра. Җырчы раславынча, бу зомбига әйләндерә торган авыру, һәм аны дәваларга кирәк: баланы психологка, мәчеткә барырга күндерергә кирәк, ди. Хатыннарга исә "уйнаучы" ирләр белән аерылышырга ашыкмаска киңәш итә. 
“Бергә булганда гына без бу проблеманы җиңә алабыз”, - ди җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев