Филүс Каһировның әнисе Флүрә ханым: «Безгә кунак килсә, иң беренче Филүс әлифба укып һәм җырлап күрсәтә иде»
Балаларымны намуслы, тырыш, кешеләргә ихтирамлы булсыннар дип тәрбияләргә тырыштым. Филүсне үскән чагында тиргәгәнемне дә исемә төшерә алмыйм. Кызым бик усал булды. Ә Филүс, апасының капма-каршысы булып, бик тыныч булып үсте.
Филүс Каһировның әнисе Флүрә ханым:
— Балаларымны намуслы, тырыш, кешеләргә ихтирамлы булсыннар дип тәрбияләргә тырыштым. Филүсне үскән чагында тиргәгәнемне дә исемә төшерә алмыйм. Кызым бик усал булды. Ә Филүс, апасының капма-каршысы булып, бик тыныч булып үсте.
Бик сак кына уйный, һәр уенчыгын үз урынына илтеп куя. Филүскә 3-4 яшьләр чагында карт әтисе велосипед алып кайтып бирде. Филүс шул велосипедка гараж почмагында махсус урын булдырды. Йөреп кайткач, велосипедны шул урынга терәп куя, аңа озаклап карап тора, аннары гына өйгә керә. Шундый төгәл булды ул.
Күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсте. Әниләр дә: «Бик акыллы бала булып үсте», – дип искә алалар аны. Аның хәзер зур улы да шундый ук басынкы, оныгымны гел әтисенең бәләкәй чагына охшатам.
Мәктәптә Филүс алдынгылар рәтендә укыды. Карт әтисе аны беренче сыйныфка кергәнче үк укырга өйрәтте. Алты яшендә рәхәтләнеп китап укый иде. Шул истә калган: безгә кунак килсә, иң беренче Филүс әлифба укып һәм җырлап күрсәтә. Кибеткә баргач, авыл кешеләре Филүсне алга чыгарып җырлаталар, шуның өчен акча яки шоколад бирәләр иде үзенә. Бәләкәй чагыннан ук кызык ясарга, төрле артист булып кыланырга ярата иде. «Мәҗит Гафури» театрына барса, улымны бүген үк алырлар», — дип көлә идем.
Җырлау сәләте әтисеннән күчте, ул яклар барысы да җырлый. Филүс кечкенәдән бәйгеләрдә даими катнашып килде, төрле концертларда чыгыш ясады. 9 сыйныфны тәмамлагач, Октябрьски музыка училищесына укырга керергә җыенуын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев