Фатыйх Галиуллин «ТР каршында казанышлары өчен» Орден Медаленә лаек булды
А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводынының 4/7нче цехында разметчик булып эшләүче, бер урында 62 ел хезмәт стажлы 79 яшьлек ветеран Фатыйх Галиуллин тагын бер югары дәрәҗәдәге бүләккә – «Татарстан Республикасы каршында казанышлары өчен» Орден Медаленә лаек булды.
Бүләкне Фатыйх агайга Рәис Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
– Күңел төшенкелегенә бирешмәскә, оптимист булырга кирәк. Картаям инде, дип утырсаң, әлбәттә картаясың. Кешене эш, хәрәкәт яшәтә, – ди, яшь күңелле Фатыйх абый.
Дәрәҗәле бүләге белән хезмәт ветеранын котлыйбыз, саулык һәм алга таба да нык рухлы, шат күңелле булып яшәвен телибез!
Фатыйх Галиуллин турында язмабызны сайтыбызда укый аласыз: https://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/fatyix-galiullin-esennan-an-raxate-alyrlyk-bulsyn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев