Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатыйх Галиуллин: «Эшеңнән җан рәхәте алырлык булсын»

Аның А.М.Горький исемендәге – элек гади генә итеп «Металлист» дип йөртелгән заводның 4/7нче цехына разметчик булып урнашуына 11 сентябрьдә 60 ел була.

Әйе, Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе, «Мастер золотые руки» күкрәк билгесе иясе Фатыйх агай Галиуллин август аенда 77 яшен тутыруына карамастан, әле шул ук урында эшләвен дәвам итә.

Яшәлгән еллары аның өчен бары тик саннар гына: йөзенә карасаң – 57дән артыкны биреп булмый, ә күңел халәте – 27 яшьлек егетләрнеке. Инде сиксәненче дистәне вак­лавына карамастан, яшьләр көнләшерлек итеп яшәү серен дә сораштык: «Күңел төшенкелегенә бирешмәскә, оптимист булырга кирәк. Картаям инде, дип утырсаң, әлбәттә картаясың. Кешене эш, хәрәкәт яшәтә. Минем әти белән әни бик тырыш кешеләр иде, аларның бервакытта да зарланганнарын ишетмәдем. Әни 97 ел яшәде. Гел, авырырга вакыт юк әле, дип әйтә иде. Әти сугыштан инвалид булып кайткан булса да, бер тик тормады, шулай ук яхшы, озын гомер итте. Аларга охшап та шундый булганмындыр», – дип, тыйнак кына җавап бирде Фатыйх абый.

Ул үзе элек Теләче районына кергән, хәзерге Саба районы Саурыш авылыннан. Мәктәпне тәмамлаган энекәшен бирегә апасы алып килеп урнаштырган. Унҗидесе яңа тулган егет яраткан эшеннән тыш, спортны да үз итә, иҗтимагый тормышта кайнарга да вакыт таба. Гомерлек ярын да биредә очрата.

– Мин техникумда практика үтә идем, шунда төшеп барам, ә ул эштән кайта – каршыга менә. Күз карашым төшкәч үк, бер күрүдә ошады, – дип искә ала Яшел Үзәндә туып үскән Флюра апа. – Бер күрүдә гашыйк булу түгел иде ул, кеше буларак ошады. Без Фатыйх белән өйләнешкәнче биш ел очрашып йөрдек. Аңарда кешегә хас барлык яхшы сыйфатлар тупланганын белү өчен вакыт җитәрлек булды. Ул бик тыйнак. Менә хәзер мин сезгә аны мактасам, ул миңа ачуланыр дип уйлыйм, чөнки яратмый үзен мактаганны. Шулай да, әйтәсем килә, ул гомере буе гадел, намуслы, кешелекле, эш сөючән, җаваплы булды. Югары белемен алып бетермәсә дә, дипломлыларга караганда күпкә гыйлемле, тәҗрибәле. Чертежларны укый, сыза. Линейкасы, кәгазе, ручка-карандашы гел үзе белән булды.

Рационализаторлык белән шөгыльләнде, гел эш урынын камилләштерү өчен тырышты. Участок җитәкчесе вазифаларын тәкъдим иткәч тә, эшен яратуы аркасында баш тартты. Хәзергәчә эшләп йөрүенә гаҗәп­ләнәләр. Мин аны аңлыйм. Ул өйдә үзен кая куярга белми. Теге, юла кебек бөтерчек түгел, ә эшсез тора алмый. Заводка да вакыт узсын, көн үтсен дип йөрми, аңа чынлап торып ни дә булса эшләргә һәм нәтиҗәсен күрергә кирәк. Яшь вакытта гел эштә, ял итәргә дә булмады. Ә ул мине тынычландыра, пенсиягә чыккач дөнья
гизәрбез, дия иде. Мин инде, әхә, яшь чакта йөрмәгәнне, олыгайгач йөрербез бик, дип әйтә идем. Ул хыялларыбызны да тормышка ашырды. Чынлап та бик күп илләрдә – Төркия, Вьетнам, Испания, Куба, Индонезия, Гарәп Әмирлекләре һәм башка җирләрдә булдык. Кая барырга җыенабыз, шул илнең, кем әйтмешли, «ипи-тозлык», иң кирәкле нәрсәләрне аңларлык итеп телен өйрәнә.

Шундый булганга күрә дә картлык килергә куркадыр Фатыйх абыйга. Яшьтән үк бик актив булган ул: грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән, төбәкара турнирларда да җиңгән. Ә менә әлеге спорт белән аралары өзелүенә печән сәбәпче. Авылда печән өсте җитү һәм һичшиксез әти-әнисенә кышка терлек азыгы әзерләргә кайтырга кирәклеге аркасында ул Казанда узачак җитди турнирга барудан баш тарта һәм, әлбәттә, егеткә зур өметләр баглаган тренерның моңа хәтере кала. Чаңгы, тимераякта йөрү кышкы яраткан спорт төрләре. Болардан тыш, берара җитди итеп планерда очу белән мавыгып ала. Флюра апа сер итеп кенә иренең спорт мастерына кандидат икәнен, рәсем һәм әвәләп әйберләр ясарга оста булуын, хәтта аккордеонда уйный белүен әйтте. Менә шундый киңкырлы шәхес, күзләр тимәсен!

Фатыйх абыйның эш урынында да тәртип. Һәр кәгазе, һәр сызымы үз урынында, станоклары һәрвакыт «җырлап» тора. Ә үзе иң тәҗрибәле белгеч буларак һәркемгә киңәшен бирергә, остаз буларак ярдәм итәргә әзер. Ул үз эшен бик ярата, шулай булмаса 60 ел бер урында хезмәт куймас иде.

«Башкарган эшеңнән җан рәхәте алырлык булсын. Үзеңә ошаган эш нәтиҗәсе башкаларга да ошаячак ул. Кул астыма өйрәнчек егетләр бирәләр, кайберләре бик башлы, кайберләренә беренче көннән үк зур хезмәт хакы кирәк. Аларның тормышка карашлары безнекеннән аерыла. Хезмәт хакы эштән-эшкә күчеп йөреп артмый бит ул, бер урында үзеңне, эшеңне күрсәтсәң арта. Грамотный булу гына җитми, тәҗрибә кирәк. Тырышып эшләгән кешегә лаек­лы хезмәт хакы да түләнә. Аннары, акча бит ул күпме булса да җитми торган әйбер, булганын бәрәкәтле итеп тотсаң гына. Әни, тапмаган мал тау хәтле, тапканына канәгать булып яшәргә кирәк, дип әйтә иде. Барысы да кешенең үзеннән килә. Хезмәтемне, тырышлыгымны бәяләделәр, лаеклы исемнәрем бар, өч бүлмәле фатир бирделәр – болар бит тик торганнан барлыкка килгән нәрсәләр түгел. Килсеннәр заводка яшьләр, күңелләренә яткан эш тапсыннар, хәзер биредә шартлар да әйбәт, үсәргә һәм теләгеңә ирешергә мөмкинлекләр бар», – дип сөйли әңгәмәдәшебез.

Эштән озакка бүленеп, завод территориясенең тышкы ягында салынган гыйбадәтханәгә чыгып йөрмәс өчен, цех эчендә үк үзенә намаз уку өчен урын да җайлаган. Фатыйх абый инде унбиш еллап диндә.

– Миндә дингә кызыксыну мәктәпнең соңгы елларында ук уянды. Әти гарәп телен бик яхшы белә иде. Көнгә биш намазын укымаса да...

Язманың дәвамын газетабызның 8 сентябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев