Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фатирларда яшәүчеләр өчен түләү артачак

1 октябрьдән ТКХ квитанциясендә яңа түләү графасы барлыкка киләчәк.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә пәйда булачак яңа графа турында сүз бара. Яңа саннар октябрьдә үк барлыкка киләчәк, әмма торак милекчеләренә өстәмә сумманы киләсе елда түләргә туры киләчәк. Ә сумма кесәгә сугарлык, өстәләсе чыгым бер фатирдан 1700 сум тирәсе булырга мөмкин.

Белгечләр сүзләренә караганда, сүз гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне исәпләүнең яңа системасы турында бара. Күптән түгел күпфатирлы йортларда коммуналь хезмәтләр өчен түләү кагыйдәләрен үзгәртүче хөкүмәт карары үз көченә керде.
Әгәр элек торак милекчеләре ОДН өчен расланган тариф буенча түләсә, чөнки идарәче компанияләргә кешеләрдән күбрәк алу тыела иде, хәзер башкача булачак. Түләүне счетчиклардагы күрсәткечләр буенча исәпләячәкләр. Ягъни, хәзер хезмәт күрсәтүгә яңа хисап ясап, фатирларда яшәүчеләргә яңа счетлар китерә ала.


Яңа кагыйдәләр буенча, кабат исәпләү нәтиҗәләрендәге сумма артырга да, кимергә дә мөмкин. Тик экспертлар бертавыштан, кимүләр булмаячак та, дип раслый. Фактта, салкын һәм кайнар су, электр һәм су агызу кебек хезмәтләрне куллану нормативлардан югарырак була.
Уртача алганда, күп кенә гражданнар өчен өстәмә чыгымнар елына 20 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк, ди белгечләр. Ягъни, аена бу бер фатирдан 1700 сум тирәсе булачак. Шул ук вакытта, мондый түләүләр идарәче компанияләргә йорттагы җиһазларны төзекләндерергә ярдәм итәчәк.
Хәзердән үк квитанцияләрдә яңа графа барлыкка килә, әмма яңа исәп-хисапны киләсе елның беренче кварталында уздырачаклар. Ягъни, өстәмә суммаларны үзебезнең квитанцияләрдә кыш азагында гына күрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев