Файдалы финанс гадәтләрен тәкъдим итәбез. Белеп торыгыз
Финанас тотрыклылыгы һәм иминлек - ул һәр кеше тормышының төп аспектлары. Акчаны эшли белү генә түгел, ә дөрес кулланырга да кирәк.
Акчага мөнәсәбәт кешенең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган финанс гадәтләрен формалаштыра.
Начар финанс гадәтләре бюджет торышына тискәре йогынты ясый, тотрыклылыкка яный. Файдалы гадәтләр – киресенчә, үз акчаларың белән нәтиҗәле идарә итәргә, киләчәкне планлаштырырга һәм финанс проблемаларыннан качарга ярдәм итә. Дөрес финанс тәртибен формалаштыруга һәм үстерүгә түбәндәге гади кагыйдәләр ярдәм итәчәк.
1.Керемнәр һәм чыгымнар исәбен алып бару
Финанс хәлеңне адекват бәяләү өчен акча агымнарын исәпкә алырга кирәк – керемнәр, чыгымнар структурасы төгәл язылган булырга тиеш, шулай ук активларны (саклык акчаларын, мөлкәтне, инвестиция портфелен) һәм йөкләмәләрне (кредитлар, заемнар һ.б.) исәпкә алу мөһим.
Бюджетны үтә күренмәле һәм аңлаешлы итәргә планлаштыру ярдәм итә: бу мобиль кушымта, Exel таблицасы яки билгеле бер вакыт эчендә барлык керемнәр һәм чыгымнар кертелә торган блокнот булырга мөмкин.
Чыгымнарны исәпкә алу һәм анализлау мәҗбүри булмаган чыгымнарны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, алардан баш тартырга мөмкин. Аларга, мәсәлән, спонтан сатып алулар, кирәкмәгән сервисларга язылу, әзер ризыкны даими китертү керә.
2.Бюджетны планлаштыру
Бюджет төзү өчен теләсә нинди ысулны сайлап алырга мөмкин. Популярлар арасында – «алты кувшин ысулы»: барлык акча төрле конвертларга сарыф итү категорияләре буенча бүленә һәм бары тик шул максат өчен генә тотыла. Башка ысуллар да бар, мәсәлән, «дүрт конверт»: мәҗбүри түләүләрне башкарганнан соң калган керем айның һәр атнасы өчен тигез өлешләргә бүленә.
3.Акчаны эшләүгә караганда азрак сарыф итү
Бюджетның артык чыгымнарыннан, нигезсез кредитлардан сакланырга, айлык керем кысаларында калырга кирәк. Чыгымнар күрсәткеченең керемнәрдән өстен булуы бурычлар туплануга һәм финанс мендәрен формалаштыру өчен акчаны калдыру мөмкин булмауга китерәчәк.
4.Кире кайтару мөмкинлегеннән дә күбрәк бурычка алмау
Бурычка алу яки кредит рәсмиләштерү – гадәти эш, еш кына ансыз булмый да. Бурычка алмау түгел, ә керемнәр белән чыгымнар нисбәтен дөрес исәпләмәү аркасында бурычларны түли алмау куркыныч. Акча алганчы, барлык айлык түләүләрнең суммасын җентекләп исәпләп чыгарырга һәм теркәргә, аларны агымдагы табышларга туры китерергә һәм, әгәр керем кимесә яисә көтелмәгән зур чыгымнар килеп чыкса, кредитны түләү өчен акча җитәрме икәнлеген уйларга кирәк.
5.Финанс мендәрен булдыру һәм аны даими тулыландыру
Финанс иминлеге мендәре – финанс тотрыклылыгын тәэмин итә торган һәм форс-мажор хәлләр (машина, көнкүреш техникасы ватылу һ.б.) очрагында тынычлык сакларга мөмкинлек бирә торган чаралар резервы ул. Әгәр дә сүз планлаштырылган керемнәр, мәсәлән, хезмәт хакы турында барса, керемнең һәр чыганагыннан 10-15%ны җыеп бару оптималь. Планлаштырылмаган керемне (бүләк, премия) куркынычсызлык мендәрен формалаштыру процессын тизләтү өчен тулы күләмдә калдырырга мөмкин.
6.Счетларны, кредитларны вакытында түләү
Кредитларны, коммуналь түләүләрне вакытында түләмәгәндә пенялар исәпләнә, ә бу акча чыгымнарын тагын да арттыра. Кредитлар буенча түләү вакытын уздыру заем алучыларның кредит рейтингына тискәре йогынты ясап кына калмый, ә суд тикшерүләренә кадәр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кредитлар буенча түләүләр даими мәҗбүри айлык чыгымнарга салынырга тиеш. Кредитлар буенча түләүләрне киметергә мөмкин. Моның өчен банкларның бурыч йөкләмәләрен рефинанслау буенча тәкъдимнәрен һәм кулайрак шартлар – процент ставкасын, айлык түләүләрнең срогын һәм күләмен өйрәнергә кирәк. Кредитны өлешчә вакытыннан алда түләп тә даими түләүләрне киметергә мөмкин.
7.Пассив керем чыганагын табу
Пассив керемне, мәсәлән, банк кертемнәре, күчемсез милекне арендага бирү яки финанс базарларында инвестицияләр китерергә мөмкин. Кертемнәрне иң уңайлы һәм аңлаешлы вариант дип саныйлар – аларны хәтта минималь суммага да тулыландырырга һәм тотрыклы керем алырга мөмкин.
8.Импульсив сатып алуларны булдырмау
Планлаштырганнан тыш сатып алуларны булдырмау өчен алдан ук продуктлар исемлеген төзергә кирәк. Баналь, ләкин бу бик файдалы финанс гадәте.
9. Кэшбекларны һәм лояльлек программаларын куллану
Үзебезнең инде сарыф ителгән акчаларны кире кайтаруның бик күп механизмнары бар. Бу отышлы кешбэклы карталар, кунакханәләрне броньлаганда, тимер юл һәм авиабилетлар сатып алганда бонуслар һ.б. булырга мөмкин. Банк кэшбегы бу карта белән исәп-хисап ясаганда түләнгән сумманың фиксацияләнгән процентын картага кире кайтаруны күздә тота. Төрле оешмаларның һәм кибетләрнең лояльлек карталары акчаның бер өлешен бонуслар рәвешендә кайтарырга мөмкинлек бирә, алар рубльләргә конвертацияләнә һәм алдагы сатып алуларда сарыф ителергә мөмкин.
10.Салым тотып калуларыннан файдалану
Салым тотып калуы – бу аны билгеләү базасын киметергә мөмкин булган сумма. Россиядә төп биш салым тотып калуы бар: мөлкәт, белем алу, дәвалану һәм дарулар сатып алу өчен түләү, пенсия тупланмалары һәм хәйрия чыгымнары.
Күрсәтелгән исемлек тулы түгел. Шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, аны тулыландырырга мөмкин.
Файдалы финанс гадәтләрен кертү – сабырлык таләп итә торган катлаулы процесс, әмма аларны көндәлек тормышта даими куллану үзеңне ышанычлы һәм финанс яктан бәйсез итеп тоярга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев