Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, татар авыллары

Чынлап та шулай бит, әйеме?

Йортлары төзек, матур итеп бизәлгән һәм буял ган – урамга ямь, күзләргә һәм күңелгә рәхәтлек бирә. Монда сүз бай коттеджлар турында түгел, ә гадәти авыл өйләре турында.


Социаль челтәрләре безгә Владимир өлкә сен нән узганда юл өстендә калган авыл күренеш ләрен төшергән видеоязма урнаштырган идек. Биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, чагыштыру өчен кереп карый аласыз. Чынлап та, аерма зур.
Нигә алай икән ул? Анда йортлар ямьсез, кара, караңгы дип әйтим ме соң инде. Күңелсез дисәм дә дөрес булыр, мөгаен. Юкса буяулар бөтен җирдә бар. Ялкаулык дияр идең, татарның ялкавы да буялган өйдә яши.


Мин әле мәктәптә укый идем, апа бер керәшен кызын кунакка алып кайтты. И, аның безнең авылга сокланулары! Ул кызның: «Әгәр дә минем авыл да шундый матур булса, мин шәһәргә китмәс тә идем!»дигәне хәтердә калган.
 

Чынлап та, татар авылларының үзгә, матур булуы нәрсә белән бәйле икән? Милләттәшләребезнең күңел матурлыгы беләндер, мөгаен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев