Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эсседә коенасы гына килеп тора

Полиция хезмәткәрләре ГИМС инс пекторлары белән берлектә сулыкларда профилактик рейдлар үткәрә.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эссе һава торышы башлану белән полиция хезмәткәрләре, ГИМС инспекторлары белән берлектә, сулыкларда патрульлек итә. Әлеге чаралар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалау һәм бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан үткәрелә. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарга аерым игътибар бирелә. Рейдлар вакытында инспекторлар куркынычсызлык чараларын үтәмәүче, җиһазландырылмаган урыннарда коенучы гражданнар, шулай ук су янында өлкәннәр күзәтчелегендә булмаган балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

Полицейскийлар, сулыклар янында балигъ булмаганнар өлкәннәрдән башка булган очракта, законлы вәкилләр РФ КоАПның 5.35нче маддәсе нигезендә «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларын үтәмәү» буенча административ җаваплылыкка тартыла ала, дип кисәтә.

Моннан тыш, гражданнарны кече суднолардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. ГИМС инспекторлары су хәрәкәтендә катнашучыларга пассажирларның шәхси һәм пассажирлар куркынычсызлыгы белән чикләнмәскә, суга кергәндә коткару жилетлары кияргә һәм судно белән исерек хәлдә идарә итмәскә киңәш итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев