Эшсезләргә пособие
Аны онлайн-режимда ничек алырга?
Көн кадагында
Бүген эшсез калган гражданнар зур күләмдә пособиегә ия булу гына түгел, аны өйдән чыкмыйча да эшли ала. Аны онлайн-режимда ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеге турында сөйлибез.
Коронавирус аркасында кертелгән чикләүләр бизнеска җитди тәэсир ясады. Кайбер компанияләр зур зыян салыну нәтиҗәсендә, хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булды.
Дәүләт моңа тиз арада җавап бирде. Беренчедән, эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 8 меңнән 12,1 мең сумга кадәр арттырылды. Мондый сумма ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Икенчедән, 2020 елның языннан эшен югалтучыларның барысы да 3 ай дәвамында, соңгы эш урынында хезмәт хакының күләме нинди булуга карамастан, ярдәмне максималь күләмдә ала.
Өченчедән, 1 марттан соң эшсез калучыларга 18 яшьтән өлкәнрәк баласы булса, аңа өстәмә рәвештә 3 мең сум акча күчерелә.
Дүртенчедән, барлык эшсезләр дә, өйдән чыкмыйча гына, онлайн-режимда пособие алырга мөмкин.
Гариза әзерләү
Эшен югалткан кеше мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга тели икән, аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдаланырга кирәк. Сервис порталда расланган хисап язмасы булган кешеләргә ачык булачак.
Моның өчен порталда авториза цияләнергә һәм гариза тутырырга кирәк. Кулланучы гаризага паспорт күчермәсен дә беркетә. Шулай ук, хезмәт кенәгәсенең беренче һәм соңгы язма булган битләренең дә фотоларын куярга кирәк булачак. Моннан тыш, бала булса, аның туу турында таныклыгының фотолары да таләп ителә.
Шулай ук, белем алу турындагы документ мәгълүматларын күрсәтергә һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын кертергә кирәк. Анда исәп-хисап номеры, БИК күрсәтелә. Әмма банк карточкасындагы номерны исәп-хисап номеры белән бутамаска гына кирәк. Икенчесе, ягъни исәп-хисап номеры таләп ителә.
Гаризаны карау
Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре үз каналлары буенча гаризада күрсәтелгән мәгълүматны тикшерә. Шулай ук, эш барышында алар, кайбер мәгълүматларны ачыклау өчен мөрәҗәгать итүче белән элемтәгә керә ала.
Гариза буенча карар әзерләнгән вакытта гражданинга эш буенча тиешле тәкъдимнәр җибәреләчәк. Гариза бирүчегә, дистанцион каналлардан файдаланып, потенциаль эш бирүче белән сөйләшергә кирәк. Бу тәкъдимнәр кергәннән соң 3 көн эчендә эшләнергә тиеш.
Гариза буенча җавап 11 көн эчендә бирелә. Бу вакытта гражданин үзенә туры килә торган эш таба алмаса, аны эшсез зат буларак теркиләр һәм пособие түли башлыйлар.
Ярдәмне исәпләү
Гомумән алганда, пособие күләме кайбер факторларга, аерым алганда соңгы эш урынында алган хезмәт хакы күләменә бәйле. Әмма, без инде билгеләп үткәнчә, вакытлыча бу факторлар игътибарга алынмаячак. 1 марттан соң эшен югалткан эшсезләргә максималь пособие күләме 12,1 мең сум тәшкил итә. Шулай 3 ай дәвам итә. Ә алга таба ничек булачак соң?
Башта аның стандарт очракларда ничек исәпләнүен искә төшерик. Әгәр гражданин соңгы 12 айда ярты елдан артык хезмәт мөнәсәбәтләрендә торса, ул алты айлык пособие алуга дәгъва итә ала.
Аның күләмен исәпләп чыгару өчен, гражданинның соңгы эш урынында 3 ай эчендә хезмәт хакы турындагы мәгълүматларны алачаклар. Беренче өч айда уртача хезмәт хакының 75% ы, киләсе өч айда хезмәт хакының 60% ы гына билгеләнгән.
Тик максималь планка юкка гына кертелмәгән. Кайбер гражданнар үз эшләрендә югары хезмәт хакы алып эшләгән, шуңа күрә аларга бик югары пособие бирелер иде. Быел максималь планка 12,1 мең сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Әгәр исәп-хисап нәтиҗәсендә пособие кысаларыннан чыга икән, максималь планканы билгеләячәкләр. Җитеп бетмәсә, соңгы нәтиҗәдә чыккан сумманы түлиләр.
Кемгә аз түләнәчәк?
Пособиенең минималь күләме генә түләнә торган гражданнар да бар. Аларга, нәкъ менә 1,5 мең сум түләнә. Түләүләр 3 ай дәвамында гына башкарыла.
Моңарчы беркайчан да, беркайда да эшләмәгән эшсез гражданнарга минималь акчага исәп тотарга туры киләчәк. Шундый ук пособие күләме үзмәшгульлек режимыннан чыккан шәхси эшмәкәрләрне, шулай ук эшен югалтканнан соң бер елдан артык мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмәүчеләрне дә көтә.
Ярдәм кемнәргә күрсәтелми?
Кайбер гражданнар, хәтта эшсезлек буенча, иң аз пособиене дә ала алмый. Болар:
- 16 яшькә кадәрге яшьләр
- Көндезге формада укучы студентлар
- Картлык буенча пенсия алучылар
- Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, үзмәшгульләр, адвокатлар
- Коммерция оешмаларын гамәлгә куючылар
- Хезмәт килешүләре буенча эшләүчеләр
- Хәрби хезмәт үтүче затлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев