Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
1 августтан Пенсия фонды республиканың 256 мең эшләүче пенсионерының пенсияләренә яңадан исәп ләү үткәргән.
Пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арткан традицион индексация ләүдән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул югарырак булган саен, өстәмә күбрәк. Әмма, яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнә, ягъни 279 сум тәшкил итә.
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләү күләме дә арттырылачак. Яңадан исәпләү пенсионерның эшенә генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
Тупланмаларны яңадан исәпләү 1748 пенсионерга, шул исәптән 1022 ашыгыч түләү һәм 1470 тупланма пенсия алучыга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррект лау коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул – 9,1%, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләүгә 7,9% тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев