«Эшемне һәм кешеләрне яратам»
Ел саен 29 сентябрьдә һөнәри бәйрәм - Отоларингологлар көне билгеләнә.
Әлеге табибларның бик тә кирәкле булуларын әйтеп тору да артыктыр, чөнки безнең өчен ишетү – күрүдән кала икенче иң мөһим сиземләү хисе.
Күзләренә кечкенә түгәрәк көзге сыман сәер әйбер кигән табиб белән һәрберебез кечкенәдән үк таныш. Аны кыскартып, халык телендә «ЛОР-врач» дип йөртәләр. Алар турында халык бигрәк тә салкын тию һәм башка ишетү-сулау белән бәйле авырулар булганда исенә төшерә. Нигездә, бу менә хәзерге вакыт: эссе җәйге көннәрдән соң кешеләр әле җылы киенергә ияләнә алмый, ә кышын исә, иммунитет хәлсезләнгән була. Менә шуңа да инде бу бәйрәм өчен сентябрь ахыры билгеләнгән.
Яшел Үзәндә район үзәк хастаханәсе участогында 1985 елдан бирле «ухо-горло-нос» табибы булып эшләүче Дания Наил кызы Минһаҗеваны белмәгән кеше сирәктер. Ул әле Хәрби комиссариатта медицина комиссиясе составында да инде 30 еллап хезмәт күрсәтә. Әтисе Норлат хастаханәсендә егерме елга якын баш табиб, әнисе Сәкинә ханым математика укытучысы, завуч булганлыктан, ул мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм икән дип, ике һөнәр арасында калгандай була. Икеләнә, әлбәттә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз Мехматны, ВМК факультетын сайлый. Әмма әтисенең авторитеты җиңә, Медицина институтының стоматология факультетын тәмамлый. Әлеге өлкәдә ике ел эшләгәннән соң, «первичка» узып, ЛОРга укый. Менә шуннан бирле әлеге һөнәренә тугры Дания ханым.
-«Үземне башка профессия кешесе итеп күз алдыма да китерә алмыйм, тормышымда дөрес юл сайлаганмын, мин бәхетле, көн саен күңелем яткан эшне башкарам», – ди ул.
Туберкулез диспансерында стоматолог булып эшләүче ире Нур белән ике бала – кызлары Диләрә һәм уллары Айдарны тәрбияләп үстергәннәр, икесенә дә югары белем биргәннәр.
Атна саен Норлатка, 90 яшьлек әнисе янына кайтып йөриләр. «Аллаһка шөкер әле әни, безне ашлар пешереп каршы ала. Шушы яшемдә «әни» диеп әйтерлек кешем, гаиләм, яраткан эшем, рәхмәтле пациентларым бар, бу бик зур бәхет», – дип уртаклаша Дания ханым.
Яратмаган эшеңне хөкүмәт, җитәкчелек бәяләрлек итеп башкарып булмый дыр ул. Ә Дания Минһаҗеваның алар бик күп. I категорияле табиб, Хезмәт ветераны, республика һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының чутсыз мактау грамоталары – аның үз һөнәренең остасы булуы күрсәткече.
Хәзерге вакытта табиб авыруларны шәһәребезнең 1нче поликлиникасында кабул итә:
Кайда гына, нинди җитәкчеләр кулы астында эшләсәм дә, бөтен җирдә коллектив әйбәт булды. Бүгенге көнгә килсәк – биредә тәртип, 1нче поликлиникабызның мөдире яшь – Юлия Долганова, энергияле, яшь булуына карамастан бик тә грамоталы. Таләп тә итә белә, үзе дә эшли, бөтен җирдә тәртип, аның белән җайлы, – ди Дания ханым. – Бер кабинетта хезмәт куючы шәфкать туташым Илсөядән дә бик уңдым. Шуның кадәр төгәл, оешкан, тәҗрибәле – югары белемгә дипломы гына юк, табиб булыр иде, грамоталы. Бик тату-дус эшлибез.
ЛОР-табиб белән әңгәмә корырга кабинетка керү өчен көтеп торганда үзем дә аерым игътибар иткән идем шәфкать туташы Илсөя Әсрар кызы Сәлаховага. Аның кабул итүгә чиратта утыручыларның һәрберсе белән җылы итеп сөйләшүе, һәммәсен тануы, хәзер сезне чакырырмын, дип тынычландыруы, һәркемгә шәхсән сүз табуы шаккатырган иде мине. Без бит хәзер күнеккән андый җирләрдә дорфа мөнәсәбәткә, шуңа, елмаюлы йөзе нур чәчеп торган, әле авыручыларның анализ кәгазьләре, әле карточкалары, әле башка йомышлары белән тыз-быз йөгереп йөргән, үзенә тартып торган энергетикалы бу ханым шунда ук үзенә хөрмәт хисләре уятты.
Илсөя ханым Яшел Үзәндә туып үскән, 14нче мәктәпне тәмамлагач, үзебезнең медицина училищесына укырга кергән. «Шәфкать туташы» белгечлеге дипломын кулына алган 1991 елдан бирле 1нче поликлиникада ЛОР-кабинетында эшли.
31 еллык хезмәт стажы дәвамында хезмәт кенәгәсендә бер язу. Әлбәттә, мондый күп еллык тәҗрибәне бернинди диплом да алыштыра алмый.
Тормышында нинди генә кыенлык лар булса да, эшкә ачык йөз белән килә, авыруларга үзенең көчле рухы белән дә ярдәм итә. Ике кызы буй җиткән, зурысы инде эшли, ә кечкенәсе шәһәребезнең 5нче гимназиясендә «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый.
Илсөя ханым, кызымны шул мәктәпкә бирүемә шатланып бетә алмыйм, күңелем тыныч, ди.
– Үземнең эшемне һәм кешеләрне яратам, – ди ул. – Пациентларыбызның барысын да беләм, алар да мине белә. Туганнары кебек якын итәләр, рәхмәтлеләр. Уртак тел табып дәвалангач, аларга да җиңел, безгә дә. Дания Наилевна белән, кем әйтмешли, душа в душу, бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшлибез. Хәзер заманча җиһазландырылган, ремонтланган якты һәм матур поликлиникада авыруларга, киңәш, ярдәм сорап килүчеләргә хезмәт күрсәтүе дә рәхәт, элекке белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Яшь җитәкчебез дә бик тырыш, булдыра торган, эшләсен генә иде.
Чынлап, 1нче поликлиниканың икенче катында урнашкан оториноларинголог кабинетында үзенә бер төрле җылы, «өй» атмосферасы. Дания ханым белән Илсөя ханым яныннан ризасызлык белдереп чыккан бер генә кешене дә очратмадым. Киресенчә, һәрберсе үз итеп исемнәре белән генә эндәшеп, йөзләрендә канәгать елмаю белән, рәхмәтләр әйтә-әйтә саубуллашты. Илсөя ханымның чиратта утыручыларга «сейчас, милая моя», «чуть-чуть подожди, моя хорошая» дип мөрәҗәгать итүе һәр авыруның күңеленә шифа булып ята. Җылы сүз – җан азыгы шул. Үз һөнәрләренә тугры, югары дәрәҗәдә профессионал булулары һәм һәр пациентны җиренә җиткереп дәвалаулары өчен рәхмәт аларга!
Сүз уңаеннан, барлык отоларингологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Яныгызга ярдәм өмет итеп килүчеләр тиз арада савыксын. һәркемгә чиста тавыш, тирән һәм саф сулыш, яхшы ишетүегезне телибез. Эшегез шатлык, тынычлык һәм канәгатьлелек бирсен. Сезнең табиблык хезмәтегез бәяләп бетергесез. Муллык, сәламәтлек һәм яхшы кәеф сезгә!
Ахырда, форсаттан файдаланып, берничә сорауга белгечләр җавабы белән дә уртаклашыйк.
– Еш кына тамак һәм колак авырта. Нинди симптомнар булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?
– ЛОР авыруларының симптоматикасы бик тә күп төрле. Ринит булса – төп зар борын суламауга. Гайморит икән – томау фонында баш авырта. Отит вакытында колак авыртуы борчый, ишетү начарлана, кайчак колактан бүлемтек ага. Лорингит булса, тавыш үзгәрә, йөткертә, кайвакытта сулыш алу авырлаша. ЛОР органнарда яман шеш авыруына да игътибар итәргә кирәк. Аларның 80%ы бугаз рагына туры килә. Бик озак вакыт тавыш карлыгуыгыз бетми икән, һичшиксез табибка күренегез. Әлеге авыру вакытында авырту синдромы соңрак кушыла, шуның аркасында белгечкә дә шактый соң мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә, әгәр дә тавыш карлыгуыгыз үтми икән, авыруны башлангыч стадиядә ачыклау өчен, ЛОР-табибка ашыгыгыз.
– Аденоидлар турында да ишетергә туры килә. Әти-әниләр, балага табиб ярдәме таләп ителүен үзлектән аңлый аламы?
– Аденоид – борын-тамак миндалинасының патологик зураюы. Ул өч яшьтән алып ун яшькәчә балаларда күзәтелә. Баланың сәламәт вакытта да борыны суламау – әти-әниләр борчылуына сәбәп. Әгәр дә балагыз сәламәт, әмма йоклаганда һәрвакыт авызы ачык икән, аденоид буенча шик калмасын өчен табибка күренергә кирәк. Күпчелек кешедә 18 яшькә аденоидлар бетә.
– Хәзер барыбыз да колакларны мамыклы таякчыклар белән чистартабыз. Бу ярый торган эшме?
– Колак күкерте – әшәке түгел. Ул – күзләр өчен яшьләр кебек үк, колак өчен саклану чарасы. Без, оториноларингологлар әйтә киләбез: колакларны сабын белән имән бармак керә алган урынга кадәр генә юарга кирәк. Ә тирәнрәк керергә кирәк булганда, ЛОР-табибка мөрәҗәгать итегез. Ул җентекләп тикшерү ясаячак һәм таләп ителсә, тупланган күкерт массасын юдыртып, яки махсус җайланма белән алачак. Әгәр күкерт секрециясе югары булса, күкертне эретә торган махсус тамчылар кулланыла. Әлбәттә, моны табиб күзәтүе астында эшләргә кирәк. Мамыклы таякчыклар куллану куркыныч. Ул күкертне этеп кертеп, колак эчендә тыгызлап куярга мөмкин. Нәтиҗәдә, бу урта һәм тышкы колак ялкынсынуга, барабан элпәсен зарарлауга, табибка күкерт бөкесен алуны авырлаштыруга китерә.
Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев