Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Эре хайван тешләгән эзләр бар»: урманда хатын-кыз башы табылган

***

Свердловск өлкәсендәге урманда хатын-кыз башы табылган. 

Сероводагы «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә җирле халык коточкыч табышка юлыккан. Урманда хатын-кыз башы табылган. Анда яшәүчеләр фаразы буенча, башны аю өзеп алган булырга мөмкин, чөнки элегрәк бакчачылык ширкәте якында аю эзләре күренгән булган.

Тәннең башка өлешләре әлегә табылмаган. Хәзер урында полиция хезмәткәрләре эшли. Калдыкларны дрон ярдәмендә эзләүне дәвам итәләр.

Һәлак булучының шәхесен әлегә ачыклый алмыйлар, чөнки нык зыян килгән. Бу – 9 март (үзенең туган көнендә) төнлә өеннән чыгып киткән 44 яшьлек хатын булырга мөмкин, дигән фараз бар. Әлегә хәбәрсез югалган кешеләр буенча мәгълүматларны тикшерәләр.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев