Энергетиклар искә төшерә!
2009 елның 24 февралендә чыккан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 160 номерлы карары нигезендә барлык электр челтәре хуҗалыгы объектларында куркынычсыз файдалануны тәэмин итү максатында саклау зоналары булдыру тәртибе һәм мондый зоналар чигендә урнашкан җир участокларын файдалану буенча махсус шартлар билгеләнде.
Саклау зонасы – ул куркынычсыз файдалану зонасы, электр чыбыкларының ышанычлы эшләве, аларны файдалану буенча тиешле шартлар булдыру һәм электр линияләренең һәм электр челтәре хуҗалыгының башка төр объектларының сафтан чыгу мөмкинлекләрен искәртү, шулай ук электр тогы йогынтысы нәтиҗәсендә бәхетсезлек очракларын кисәтү.
Шуны искәртеп үтик, электр тапшыру линияләре саклау зонасында урнашкан җир участоклары аның ияләреннән һәм хуҗаларыннан тартып алынмый. Саклау зонасы булдыру бу зоналар чигендә урнашкан җир участоклары белән алыш-биреш ясауны тыймый. Хуҗалары алар белән файдалана ала, тик җир участогы ияләренең, хуҗаларының яки аннан файдаланучыларның бу җиргә хокукларын раслаучы документларда (таныклык, кадастр паспорты) күрсәтелгән чикләүләр исәпкә алынырга тиеш.
Электр тапшыру линияләре саклау зонасында эш бары тик шушы электр челтәрләре караган предприятие яки оешманың эш башкарырга рөхсәте булганда гына башкарылырга мөмкин.
Электр тапшыру линияләре чыбыклары астында югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, учак ягу, салам яндыру, төзелеш материаллары саклау, чүп өемнәре җыю һ.б тыела. Бу таләпләрне үтәмәү төрле бәхетсезлек очракларына, шул исәптән үлем очрагына да китерергә мөмкин.
Өзелгән чыбык яки сафтан чыккан баганага тап булган очракта бу турыда кичекмәстән якындагы район электр челтәренең оператив-диспетчырлык хезмәтенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яки урындагы хакимият органнарына хәбәр итегез. Оператив-диспетчырлык хезмәте телефоны: (843)2410052. Кайнар линия телефоны: 8-800-2000-878. Бригада килгәнче эшкә тотынмагыз һәм вакыйга урынын ташлап китмәгез – бу кешеләрнең һәм хайваннарның куркынычсызлыгына зыян китерергә мөмкин.
Электр чыбыклары объектлары саклау зонасында эшләү кагыйдәләрен истә тотыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев