Җәен ит янына гарнир итеп ташкабакны пешерергә була
Моның өчен ташкабакны шакмаклап кисәбез. Сарымсакны ваклыйбыз, суганны шакмаклап, ә кишерне саламлап турыйбыз.
Майлы табаны кыздырабыз, томат пастасы салабыз, 1-2 минут акрын утта тоткач, суган, кишер, сарымсакны да озатабыз, болгатып, 4-5 минут пешерәбез. Ташкабакка да вакыт җитте, анысын яшелчәләр белән бергә 20 минут пешерәбез. Тоз-борыч салырга да онытмыйбыз. Тиз һәм җиңел, ә гарнир әзер. Тәмле булсын, дип кенә әйтергә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев