Энә дә – бүләк
Мулла Илендә яшәүче Мансур Насыйбуллин озак еллар Тольяттида гомер итсә дә, район хәлләре белән кызыксынып тору өчен “Яшел Үзән”гә языла.
“Терлек-мазар асрамыйбыз, олыгайдык. Җәй көне бакчада мәш киләбез. Кышкы озын кичләрдә газета-журналлар укып алырга вакыт бар”, – ди ул. Редакция уздырган уенда бүләк отуын белгәч, сөенгән, әлбәттә. “Дөя дә – бүләк, энә дә, дигән гыйбарә сезнең бүләккә бик туры килә!” – дип, рәхмәтләр укып кайтып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев