Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эмиль Талипов: «Гаиләдә бер-береңнең кимчелекләрен күрмәскә кирәк»

Татар халкында еш кулланылучы «сөйкемле сөяге бар» әйтеме нәкъ менә Эмиль Талиповка туры килеп тора да инде. Кызлар арасындагы популярлыгы да шул хакта сөйли шикелле. Шуңа да карамастан, ул башкалардан үзенә генә хас тыйнаклыгы белән аерылып тора, социаль челтәрләрдә дә утырмый.

«Гаилә коргач, җаваплылык арта»

– Эмиль, актерны сәхнәдә күргәч, еш кына тамашачыда «бу тормышта та шундый кешедер инде» дигән фикер туа. Ничек уйлыйсыз, тамашачылар тормышта Эмиль Талиповны нинди кеше дип уйлый?

– Белмим дә, төрлесе бардыр инде. Кара, күңелле кеше икән, дип әйтүчеләр дә бардыр. Үз-үзен әллә кемгә куеп йөри торган кешегә охшаган, дип тә уйлыйлардыр. Минем әтием укытучы булып эшли, шат күңелле, йомшак кеше инде, ләкин нишләптер аралашып киткәннән соң, аңа: «Мансур абый, без сездән курка идек», – дип әйтәләр иде. Әтидә ниндидер җитдилек, кырыслык бар кебек. Үз уйлары белән йөри торган вакыты буламы икән инде аның. Берничә тапкыр: «Мансур абый, сезне усалдыр дип уйлый идек», – дип әйткәннәре бар.

– Ә сезгә әйткәннәре бармы соң «сез усал икән» дип?

– Төрле вакытларым була. Күп вакытта эшкә кагылышлы. Кайвакытта кырысланып та җибәрәм, чөнки минем үземә таләпләрем бик зур, һәм мин, ни өчендер, бүтәннәрдән дә шуны ук таләп итәм. Алай булырга тиеш түгелдер инде ул. Чөнки ничек эшләгәнемне, рольгә ничек әзерләнгәнемне үзем генә беләм. Беренче чиратта, күбрәк үз-үземә шелтәләр белдерәм.

Кызып киткән вакытлар да була, мин – бик темпераментлы кеше. Кайвакытта, мин бик тиз кабынып китәм. Кайвакытта, бик озак түзеп йөрим.

– Тиз тынычланасызмы аннары?

– Бик тиз тынычланам. Мин бик тиз онытам. Үземне үпкәләп йөри торган кеше дип әйтә алмыйм. Кешегә бик нык ышанып, берәр нәрсә килеп чыкса, кеше мине сатса – андый әйберләрне бик авыр кичерәм. Гафу итәм, ләкин ераграк йөрергә тырышам. Барыбер күңелдә ниндидер яра кала. Берәр кешедән шундый хыянәт килеп чыкса, ишетсәм, авыр кичерәм. Көтмәгән кешедән, дус дип йөргән кешедән – бигрәк тә.

– Андый хәлләр еш буламы?

– Андый хәлләр булгалый, тормыш бит. Тормыш булгач барысы да була. Аннары уйлыйсың инде. Үзеңә нәкъ шулай җавап бирәсең: «Тормыш бит! Тормышта ниләр булмый». Ләкин үз-үзең белән көрәшүе авыр. Болай мин бик тиз онытам, озак йөри алмыйм. Кешеләргә ышанам. Берәрсе белән үпкәләшеп, ул кеше гаепле булса да, озак йөри алмыйм. Мин үзем беренче киләм сөйләшергә.

– Гаилә коргач, кешенең характеры үзгәрә, диләр. Сез үзгәрдегезме?

– Үзгәрәсең, сабырлыкка өйрәнәсең. Гаилә бит инде ул – ике ят кеше, икесе дә төрлечә тәрбияләнгән. Очрашып, бергә яшәргә тырышып карасыннар да инде. Һәр кешенең бит үз акылы, үз гадәтләре, тәрбиясе, холкы. Ничектер, кешеләр бер-берсен аңлап, ярашырга тиешләр. Бүтәнчә мөмкин түгел, чөнки хезмәтсез бернәрсә дә бирелми. Сиңа гына рәхәт булырга мөмкин түгел, алай булмый. Гаиләдә ике кешегә дә рәхәт булырга тиеш.

Хатыным Илсөяр белән өйләнешер алдыннан, Равил абыйларга кунакка бардык. Равил абыйның хатыны Раушания апа безгә: «Кимчелексез кеше булмый, бер-берегезнең кимчелекләрен күрмәгез», – диде. Гаиләдә бер-береңнең кимчелекләрен күрмәскә кирәк. Шуның өчен дә бит инде аны «гаилә кору» диләр, төзү. Хәзер кешенең бит авырлыклар кичерәсе килми, аерылышалар, ә җиңел генә бернәрсә дә бирелми. Бушка бернәрсә дә юк.

Гаилә коргач, җаваплылык арта. Элек күп нәрсәдән курыкмаганмын, күп нәрсәгә колак салмаганмын, берәрсе бәйләнешеп торганда аларына керә ала идем. Берәрсен яклап чыга ала идем, шелтә белдерә ала идем. Хәзер инде, 2 балам булгач, ниндидер курку барлыкка килә, курку да түгел, алар өчен җаваплылык. Үзем өчен куркмыйм, алар өчен кайгырам, гаиләм өчен.

«Блиц-сораштыру»

– Тискәре рольме, уңаймы?

– Тискәре, чөнки кызыграк. Уңай персонаж ул аңлашыла, ни өчен уңай икәне. Ә тискәре ни өчен тискәрегә әйләнә, миңа шул кызык. Адәм баласы бит усал булып тумый. Ни өчен тискәрегә әйләнгән, аңа йөз меңләп сорау бирергә була.

– Татарстанда булмаса – кайда?

– Берәр Төньяк илендәдер, Норвегия яки Швециядә.

– Шәһәрме, авылмы?

– Мин авылны бик яратам, ләкин шәһәрдә яшәргә мәҗбүрмен. Мин Кадыш бистәсендә тудым, бөтен җәйге каникулларны әбиләремдә авылларда үткәрә идем. Миңа авыл бик якын. Шәһәргә күчкәч, үземнең туган бистәмне сагынам. Минем күз алдымда – ак яулыклы әбиләр, авылның пейзажлары. Миңа хәтта төшемә керә Мамадыш яклары.

– Соңгы укылган китап?

– Хәзер Винсент Ван Гог турында «Письма к брату Тео» дигән китапны, параллель рәвештә Әмирхан Еникиның «Вөҗдан» әсәрен укыйм. Аңа кадәр Зөлфәт Хәкимнең «Әүлия кабере»н укыган идем. Күбрәк проза укырга яратам.

– Татарлар арасында бүген иң шәп актер\актриса?

– Белмим. Халык (көлә). Һәрбер артист үзенчә шәп, аерып әйтә алмыйм. Кемдер комедиядә көчле, кемдер трагедияне яхшы уйный. Кемдер кыска рольләрне шәп уйный. Син 2-3 сәгать буе тырышасың, ул бер генә чыгып, шаккатырып кереп китә. Һәрберсе үз ролендә шәп. Театрда аерымлылык юк ул, театр ул – команда, ансамбль. Әгәр дә синең бер ягыңда «нападающий»ың юк икән, берәр актер, спектакльгә хилафлык килә.

– Актер булмасагыз, кем?

– Кечкенә чакта янгын сүндерүче булырга хыяллана идем. Мин табигатьне яратам, бәлки геолог, урманчы.

– Яраткан фильм?

– Алар бик күп, аерып әйтә алмыйм. Режиссер Андрей Тарковский, Ингмар Бергман, Франко Дзеффирелли, Роман Полански, Эмир Кустурица фильмнарын карарга киңәш итәм. Режиссер Квентин Тарантино фильмнарын бик яратам.

– Тарихи шәхесләрдән кем белән очрашырга теләр идегез?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм белән.

– Киномы, театрмы?

– Театр.

– Татарлар тарихында булган иң бөек кеше?

– Алар бик күп инде. Без белмәгәннәре дә бар бит әле, каберләре бүтән җирләрдә ятканнар, зур өлеш керткән татарларның үсешенә, милләт булып саклануына. Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр. Заһир Бигиев турында соңгы вакытта бик күп яздылар. Тукай турында әйтеп тә торасы юк инде. Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Олуг-Мөхәммәт – татар милләтенә, сәнгатенә, тарихына зур өлеш керткән кешеләр, аларны һәрбер татар кешесе ишетеп булса да белергә тиештер.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев