Елый-елый догалар укыдык...
Үсмер чоры авыр сугыш елларына туры килгән авылдашларым арасында Фәүзия Минвәли кызы Гатауллина да бар. Тәтеш кызы ул. Аңа бик яшьли ачлык, ялангачлык михнәтен татырга, әле ныгып та җитмәгән килеш өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куярга туры килә.
Ул 13 яшеннән Тәтештәге кошчылык комбинатына эшкә килә.
– Комбинатның җитәкчесе эвакуация белән килгән яһүд кешесе иде, бар җирдә тәртип булганны таләп итте. Минем дә иң беренче хезмәт юлым бик зур булган ишек алдын себерүдән башланды. Аннан, сезон җиткәч, тирә-күрше авыллардан да җыеп, көтү-көтү казлар куып килә башладылар. Әлеге казларны Мәгъзүмә исемле апа чалып торды, каны исә, махсус куелган улак буенча агач кисмәкләргә җыелып бара иде. Алардагы канны бөкеләр тыгып, Казанга ит комбинатына казылык ясау өчен җибәрә иделәр. Ул савытлар нык исәптә торды, алай да, Мәгъзүмә апа безне кызганып, өч литр сыешлы чиләкләргә салып, эшләүчеләргә дә чиратлап өлеш чыгара иде, билгеле алдан сакта торучы кеше белән сөйләшеп. Алып кайткан канны әни кайнап торган суга салып аш пешерә, ул бавыр кебек пешеп китә дә, аннары кыздырып ашый идек. Комбинатка иртәнге биштә үк килеп каз йолкырга тотына идек, – дип сөйли Фәүзия апа.
План буенча егермешәр казның каурыен, мамыгын аерым җыеп, кулдан йолкырга кирәк була. Кемдер башын, кемдер аягын аерым юып-җыеп тора, Фәүзия исә, казның түшкәсен бәйләп тора. Иделдә боз катып, соңгы пароходлар киткәнче, казларны Казанга алып китәләр.
(Язманы тулысынча газетабызның 14нче саныннан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев