Елга бер тапкыр бушлай юлламалар
Пенсионерлар елга бер мәртәбә шифаханәләргә бушлай юлламага өмет итә ала. Ул түбәндәге затларга бирелә:
-сугыш инвалидлары;
-Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
-хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
-1941 елның 22нче июненнән алып 1945 елның 3нче сентябренә кадәр, гамәлдәге армия составына кермәгән хәби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку оешмаларында 6 айдан да ким булмаган вакыт аралыгында хезмәт иткән хәрбиләр;
- алда күрсәткән вакыт аралыгында хезмәт иткән өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр;
-“Жителю блокадного Ленинграда” билгесе белән бүләкләнгәннәр;
-Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби объектларда эшләгән затлар;
-һәлак булган сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары;
-Чернобыль АЭСы яки Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары катастрофалары нәтиҗәсендә радиация йогынтысына эләккән затлар.
Шифаханәгә юллама алу өчен дәвалаучы табибтан белешмә кирәк булачак. Дәвалану вакыты 18 көн. Шифаханәгә бару-кайту юл акчасын пенсионер-льготникка дәүләт түли.
Моннан тыш, пенсионерлар өчен музейларга, театр һәм күргәзмәләргә билетлар да ташламалы (бәясеннән 50%ка кадәр) яки бушлай булырга тиеш.
Фото http://nf.msr.mosreg.ru алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев